Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2017, 16:19

Аракы артыннан бару фаҗига белән тәмамланган

Балтач районара суды 46 яшьлек Н.га карата кузгатылган җинаять эше буенча приговор чыгарды.

Ул РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 4нче кисәге буенча (исерек халәттә автомобиль йөртүченең юл йөрү кагыйдәләрен сакламавы аркасында кеше үлү) гаепле дип табылды.

Агымдагы елның 6нчы августында Н. исерек килеш өйдәш хатыны И. һәм танышлары Г. һәм Р. белән күрше авылга аракы алырга китәләр. Аны алганнан соң кире кайтканда Уфа-Яңавыл трассасында Н. юл йөрү кагыйдәсен боза һәм юл читенә чыга, автомобиль кюветка төшеп әйләнә, нәтиҗәдә, бер пассажир үлә.

Суд карары белән Н.га 2 ел 6 айга иректән мәхрүм итү, өч ел транспорт чаралары белән идарә итүне тыю җәзасы билгеләнде.

Хөкем ителүче аппеляция тәртибендә суд карарына жалоба бирде.

Д.Идрисов,

район прокуроры.


Читайте нас: