Каенлык авыл биләмәсенә караган авыллардан бары тик Бигәнәйдә генә андый обелиск юк иде, ахрысы. Ә районыбызның горурлыгы булган Советлар Союзы Геройларының берсе – Сәхип Майский нәкъ Бигәнәйдә туып-үскән. Димәк, илгә Герой үстергән авыл мондый обелисклы булырга хаклы иде.
Октябрьнең беренче атнасында бигәнәйлеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан 123 яугиренә, канлы әфган сугышында катнашкан өч авылдашына һәм, әлбәттә, батыр якташлары Сәхип Майскийга мәңгелек рәхмәт һәм ихтирам йөзеннән обелиск ачты. Бертуктаусыз яуган койма яңгырга карамыйча, яңа төзелгән обелиск алдында авылдашлар җыелды. Алар арасында бүгенге көндә районыбызның авылларыннан, республиканың шәһәр һәм башка районнарыннан махсус кайтучылар байтак иде. Бигәнәйлеләрне котларга, шушы тантаналы чарада катнашырга район Советы секретаре Гемир Нуртдинов, район Советы депутаты Илдар Хәмитов, обелискны төзегән шәхси эшкуар Руслан Гарипов, Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев килгән иде. Ленталар киселде, чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде, яугирләрнең рухына багышланып Коръән аятләре укылды.
Чара авыл клубында дәвам итте. Биредә сәхнәне Бигәнәй башлангыч мәктәбе укучыларының обелискны төшергән, тыныч тормышны сурәтләгән рәсемнәр күргәзмәсе бизәде. Кунакларны тирә-як авыллардан килгән туганнар, дуслар, килен-кияүләр, мәктәп укучылары матур җырлары, биюләре белән сыйлады. Чарага һәркем күчтәнәчен дә алып килгән иде. Клуб фойесында мул табын әзерләнде. Сәхип Майскийның якын туганнары, бүгенге көндә Бигәнәй һәм Карабай авылларында яшәүче Рәсүл Фәттахов, Вафия Бәшәрова шушы эшне башкарган һәммәсенә зур рәхмәтләрен әйтте.
Шулай ук бигәнәйлеләр шушы эшнең башыннан азагына кадәр йөрегән, авылдашларны берләштергән, урындагы инициативаларны яклау төркеме рәисе булган Кадир Халиковка, Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыевка, төзүче Руслан Гариповка, район хакимияте һәм Советына зур рәхмәтлеләр.
Туган нигезе янында Герой Майский горур кыяфәттә басып тора. Аның ике ягында авылдашлары “тезелгән”. Обелиск сугыштан кайталмаганнар, еракларда мәңгегә башларын салганнар өчен каберташы булса, кайтып мәрхүм булганнарга тыныч тормыш өчен янә бер тапкыр рәхмәт әйтү урыны булып торсын иде. Киләчәктә дә шушы урын Бигәнәйгә кайткан, килгән яки биредән узып кына киткән һәр кеше туктап, батырларга баш ияр, ә авыл халкы өчен кадерләп саклар урын булыр әле, дигән уйда калыйк.