Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2017, 16:39

Бердәмлектә – көч

Язмам башында авылыбызның учагын сүндермичә сак-лап, аның бетүенә юл куймыйча, замана авырлыкларына бирешмичә, тырыш хезмәт белән яшәгән авылдашларыма зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Һәр елдагыча, язгы өмәләргә җыелгач, авылдашлар белән тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен, аларны хәл итү мөмкинлекләре турында киңәшләшәбез. Быел исә юлларны төзекләндерергә, авыл зиратын коймалатырга, мәдәният йортын тәртипкә китерергә, дигән уртак фикергә килдек.

Беренче чиратта, клубның тирә-ягын чистарттык һәм бергәләп “Туган авылым – алтын бишек” дип аталган бәйрәм оештырдык.

Үткән елны Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашкан идек. Яз айларында проект буенча авылыбыз урамында юл күтәртелеп, тигезләнеп, водительләргә һәм җәяүлеләргә йөрү уңайланды.

Халыкның иң кадерле һәм һәр ел саен көтеп алган бәйрәме – Җиңү көне. Безнең бай тарихлы Каразирек авылыннан Бөек Ватан сугышында 249 кеше катнашкан, шуларның җидесе – хатын-кыз. 91 бөркеттәй ир-егет туган җиребезгә әйләнеп кайта алмаган. Быел 9 Май көне аеруча дулкынландыргыч булды. Клуб стенасына шушы дәһшәтле сугышта катнашкан авылдашларның исемнәрен мәңгеләштергән тактаташ куелды. Аны эшләтүдә Риф Галин, Илһам Исламов һәм башка авылдашлар бик күп көч салды.

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аны тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең бурычы. Быел авыл зираты чистартылып, коймалап алынды. Бу изге эштә дә авылдашлар бердәм катнашты.

Олы чишмәбез иң борынгылардан санала. Ул авылга нигез салынган вакытлардан ук телгә алына. Аның төп су чыганагы буларак һәм тарихи яктан әһәмияте зур. Чишмәне төзекләндерү үтенече белән Ваныш авыл биләмәсе башлыгы Ирек Сәетгалиевка мөрәҗәгать иттек. Ул, безнең халыкның тырыш, бердәм, инициативалы, биләмә белән тыгыз элемтәдә булуын билгеләп, иганәчеләр табарга ярдәм итте. Чишмәнең тирә-ягы тимер рәшәткәләр белән уратып алынды, профнастил белән ябылган япма ясалды, йөрергә уңайлы булсын өчен аяк астына бетон җәелде, баскыч эшләнде. Шул рәвешле, оста, матур итеп төзекләндерелгән Олы чишмә яңа сулыш алды.

Әлеге вакытта авылдашларны борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – су белән тәэмин итү. Су башнясы һәм суүткәргеч торбалар инде искерде һәм алыштыруны таләп итә. Авыл халкы бу эшне хәл итү өчен янә Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашуны хуп күрде. Билгеле булуынча, конкурста җиңеп чыгар өчен, урындагы халык та өстәмә финанслауда өлеш кертергә тиеш. Шуңа күрә авылдашларны, читтә яшәгән якташларны бу мәсьәләдә актив булырга чакырабыз һәм ярдәмнәрен сорыйбыз.

И.Гыйләҗева.


Читайте нас: