Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2017, 16:31

“Алга”сыз яшәп булмый инде

80 яшенә аяк баскан Рамис Шакиров, “Һәр атнаны приз” бүләкләр уйнатуда катнашып, термокружка отканнан соң: “Район гәзите килгәч өтерен дә калдырмыйча укып чыгабыз”, – дип, сөенече белән уртаклашты.

Варҗитамак авылында 1938 елда туып, сугыш михнәтләрен, ятимлекне, ачлык-ялангачлыкны үз иңнәрендә татыган кеше ул. Әмма гаиләләре бервакытта да район гәзитеннән аерылмаган, гел язылып, район хәбәрләре белән танышып яшәгәннәр. Ул 1954 елны, җиде класс белем алгач, Свердловск өлкәсенә чыгып китә. Армиягә кадәр анда урман кисү эшләрендә алты ел хезмәт сала. Солдатта өч ел булып кайта. Һәм тракторчыга укып, шул һөнәре буенча чит якларда торф чыгаруда эшләвен дәвам итә. Гомер буе авыр эшләрдә эшләп, туган якларына гаиләсе белән бары 1996 елны гына кайтып төпләнә. “Өең бар икән, анда, мотлак, район гәзите килергә тиеш. “Алга”га язылмыйча калганыбыз юк безнең. Минем гаиләмнең әгъзасы кебек ич ул. Илләр, дөньялар гына тыныч булсын. Яшәешебез бүген бик канәгатьләнерлек, “Алга” һәм башка гәзит-журналлар укып, рәхәтләнеп яшисе генә”, – дип әңгәмәләште безнең белән күпне күргән һәм кичергән, тормышка гашыйк Рамис абый.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: