Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2017, 11:30

Теплякта клуб төзекләндерелде

“Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты кысаларында быел 10 клуб учреждениесе ремонтланды. Алар арасында Тепляк авыл клубы да бар. Күптән түгел аны яңарганнан соң ачу тантанасы үтте.

Чарага килүчеләрне биләмә башлыгы Мадис Раянов сәламләде. Ул, Тепляк авылы халкының уңганлыгы, бердәмлеге белән аерылуын билгеләп, төзекләндерү эшләрендә булышкан һәммәсенә рәхмәтләрен юллады.

Мәдәният йортын ремонтлауга республика бюджетыннан – 187 мең сум, урындагы бюджеттан – 50 мең сум акча бүленгән. Авыл халкы исә өмәләр оештырганда 10 мең сум акча җыйган. Нәтиҗәдә, клубның түбәсе, керү ишекләре алыштырылды.

Тантанада шулай ук партиянең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Л.Вахитова, район хакимияте башлыгы урынбасары Н.Хаматдинов, Тепляк авыл Советы депутаты Ф.Минәҗев котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Укучы балалар, “Сударушка” вокаль ансамбле катнашлыгында мәдәният хезмәткәрләре оештырган концерт номерлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: