Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2017, 11:32

Саннар теле белән

Узган тугыз айда яраклы эш табуда ярдәм итүне сорап мәшгульлек үзәгенә 393 кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсезләр саны 1 октябрьгә – 92 кеше, исәпкә алынган эшсезлек дәрәҗәсе 0,78 процент (республикада 0,99 процент) тәшкил итте. Алар арасында хатын-кызлар – 64, ир-егетләр 36 процент, 30 яшькә кадәргеләр – 14, пенсия алды яшендәгеләр 15 процент, югары белемлеләр – 20, урта һөнәри белемлеләр 76 процент. Эшкә урнашырга теләүчеләрнең 75 проценты район үзәгендә яши.

Район предприятие, оешмалары тарафыннан 238 вакансия барлыгы турында белдерелгән. Эшче һөнәрләр вакансияләрнең 89 процентын тәшкил итә. Эшче көчләргә ихтыяҗ һәм аларны тәкъдим итүнең һөнәри әзерлек буенча туры килмәве хезмәт базары проблемаларының берсе булып кала. Хезмәт базарында арматурчы, бетончы, водитель, горничная, йөк төяүче, сыер савучы, терлекче, фасовкалау-төрү машинасы машинисты, механизатор, машина белән саву операторы, сатучы, газ белән ябыштыручы кебек эшче һөнәрләргә, бухгалтер, лаборант, полицейский, техник-программист, товаровед, фельдшер кебек хезмәткәрләргә сорау зур. Котельная операторы, каравылчы, сатучы, электрик, балалар бакчасы тәрбиячесе, кадрлар буенча белгеч, укытучы, юрисконсульт кебек белгечләр таләп ителгәннән артыграк.

Ел башыннан мәшгульлек үзәге булышлыгы белән 306 кеше эшкә урнаштырылган, бу үзенә яраклы эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләрнең гомум күләменең 77,8 процентын тәшкил итә. Билгеләнгән квота исәбеннән (35 һәм аннан күбрәк кеше исәпләнгән предприятие, оешмаларда) 11 инвалидның булган вакансияләрне биләве тәэмин ителгән. Эш табуда авырлык кичерүчеләр категориясеннән пенсия алды яшендәге ике хатын-кыз, 3 группа инвалидлыгы булган ике кеше һәм һөнәрчелек училищесын тәмамлаган 18 яшькә кадәрге бер белгеч эшкә урнаштырылган. Өч килешү төзелеп, шулар буенча 18-20 яшьтәге һөнәри белемле өч кешегә эш урыны булдырылган.

Быел төрле категориягә караган 31 кешене өстәмә һөнәр алуга юнәлтү планлаштырылган иде. 28 кеше бухгалтер, парикмахер, маникюрша, дәвалау эше, төрле категориядәге водительләр, котельная операторы, стропальщик, электромонтажник һөнәрләрен үзләштерү буенча укырга җибәрелде. Өч яшькә кадәрле балаларын тәрбияләү буенча ялда булган ике хатын-кыз сәламәтләндерү массажы нигезләре һәм маникюр ясау буенча, бер пенсионер котельная корылмалары операторлыгына укыды. Ел башыннан төзелгән унбер килешү буенча 31 кеше җәмәгать эшләренә җәлеп ителде, ике яшь белгеч стажировкага юнәлтелде. 14-18 яшьтәге 108 үсмер укудан тыш вакытларында вакытлыча эш белән тәэмин ителде.

Сентябрь аенда эшсезлек буенча пособие күләме уртача 4426 сум тәшкил итте. Пособие минималь күләмдә – 25,6 процент, максималь күләмдә – 44,2 процент, аннан да югарысы 1,8 процент (ятимнәр) эшсезләргә түләнде.


Ф. Бәдертдинова әзерләде.


Читайте нас: