Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2017, 11:24

Иң зур бүләк – балалар елмаюы

Благовар районы Иске Күчәрбай авылы кызы Рузалияне Борай җиренә педагог хезмәте бәйләгән. Укытучы һөнәрен сайлагансың икән, син бар яклап актив булырга тиешсең, балалар белән эшләгән кеше күләгәдә кала алмый. Бөре педагогия институтында укыганда ул да студент чагында группаның комсомол секретаре була, дүртенче курста, зур ышаныч күрсәтеп, КПСС сафларына алалар. Институтны тәмамлаганнан соң шәһәрнең комсомол комитетында эш тәкъдим итәләр.

Тик Борай җире аны үзенә тарта. Ремонт-техник предприятиесендә агроном булып эшләгән Рим Янгиров белән алар практика вакытында ук таныша. Шулай итеп язмыш аны үз юлыннан алып китә. Рузалия Әнвәр кызы хезмәт юлын район мәгариф бүлегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булып башлый. Алар яшәгән төбәктә бишенче балалар бакчасы төзелеп ишекләрен ача һәм яшь ананың үзен дә тәрбияче итеп эшкә чакыралар. Шулай итеп ул хәзер “оныкларын” тәрбияли, ягъни аның төркеменә үзе тәрбияләгән балаларның балалары килә.

Комсомол лидерына хас сыйфатлар беркайчан да югалмый. Принципиаль, туры сүзле, таләпчән кеше буларак, профсоюз оешмасын җитәкли, районда үткәрелгән чараларда актив катнаша. Район китапханәсе үткәргән “Могҗизалар кыры”, “Йөзгә бер”, “Йомшак звено” уеннарында белеме, эрудициясе белән сокландыра, үзешчән сәнгатьтә катнашып, тамашачы сөюен яулый. Белемен тагын да камилләштереп, “Мәктәпкәчә педагогика” белгечлегенә ия була. Мәктәпкәчә тәрбия буенча район семинарларында катнашып, күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклаша, ачык дәресләр үткәрә. Ата-аналар белән уртак тел табып эшләве тәрбия процессын нәтиҗәле итә.

Һәр бала – шәхес, ул кайсы яклап булса сәләтле һәм аларның барысын да яратырга, сәләтләрен күреп сабый чактан ачарга, үстерергә кирәк. Рузалия Янгирова өчен бу хезмәтендәге беренче таләп. Тормыш кайсы якка акса да, балага мөнәсәбәт, аның иң кадерле зат икәнлеге, бөтен яхшы нәрсә сабыйларга тиешлеге генә үзгәрешсез кала. Бишенче бакча район үзәгенең җитештерү төбәге булып исәпләнде, бүген эшсезлек – күп гаиләләрнең иң авыр урыны. Әмма бакча беркайчан да буш бишек булмаган, шунысы сөенеч. Ата-аналар баланың мәктәпкәчә тәрбия алырга тиешлеген яхшы аңлый, бакчага нәниләр үзләре дә яратып, теләп йөри.

Һәр чорның үз кешесе дигән сүз нәниләргә дә кагыла. Бүген дөньябызны телевизор, Интернет, кесә телефоны биләгән, балалар белән сөйләшергә вакыт җитми. Киләчәктә аралашу “әйе”, “юк” дигән җаваплардан гына торып, роботка әйләнү куркынычы янамыймы? Бала кулында да хәзер телевизор пульты, бар нәрсәне алыштырган, әмма күңел бушатырга сәләтсез кесә телефоны, компьютер. Шул рәвешле әниләр һәм бәбиләр һәркайсы үз дөньясына бикләнмиме? Баланың тел байлыгын арттыру, фикерен дөрес итеп әйтергә өйрәтү җанлы аралашуга бәйле. Заман мультиклары, компьютер уеннары геройларының сугышка, вату-җимерүгә корылган дөньясы бала күңелендә яхшы эз калдыра аламы?

–Дәү әни-дәү әтиләр белән үскән балалар акыллырак, тәрбиялерәк, – дип, үзен борчыган уйларына йомгак ясый тәрбияче. Әйе, бүгенге балалар белемлерәк, әмма алар “ярамый” дигән төшенчәне белергә, атлап чыкмас чикне дә аерырга өйрәнергә тиеш. Хезмәттәшләренең киләчәк кешесен тәрбияләүдәге бурычларны аңлап, бар көчләрен салып эшләве хакында канәгатьлек белән искә ала:

–Коллектив бердәм, тату, укытучыларның, мәктәпкә сездән әзерлекле балалар килә, диюе безнең эшкә иң зур бәһа, – ди ул, коллектив эшен чагылдырып. Үзенең һәрчак күпсанлы балалар белән эшләвен, быел да төркемдә 38 бала булуын зарланып түгел, сабыйлар дөньясында кайнап яшәве өчен сөенеп сөйли ул. Кызыксынып, яратып, яңа ачышлар көтеп караган балаларның ышанычлы карашларын тоеп бәхетле елмаеп куя. Аның өчен мәктәп тәмамлаган егет-кызларның елмаеп исәнләшүеннән, тәрбияче апаларын үзләренең балачак иле дусты итеп кабул итүен тоюдан да зуррак бүләк юк. Гаиләсендә Рим Махиян улы белән бер кыз һәм бер ул үстереп, укытып, олы тормышка чыгарганнар, нәни оныклары – алар гомеренең шушы чорындагы иң кадерле юаныч.

Тормыш юлы туры һәм мәгънәле булды, шуның өчен ул язмышына рәхмәтле.

Ф. Бәдертдинова.


Читайте нас: