Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 12:05

Закон бозулар ачыклана

Район прокуратурасы Агыйдел елгасында су саклау өлкәсендәге законнарның бозылу очрагын ачыклады.

Район хакимияте һәм җаваплылыгы чикле “Танып” җәмгыяте арасында Вострецово авыл биләмәсе территориясендә Агыйдел елгасы ярындагы җир участогында авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен биш елга аренда килешүе төзелгән. Әмма “Танып” җәмгыяте участоктан килешүдә күрсәтелгән максатта файдаланмый: анда комлы таш өелә. Моннан тыш, җәмгыять арендага алынган җирнең чикләреннән тыш та комташ өйгән.

Бу закон бозуларны бетерү өчен “Танып” җәмгыяте директорына күрсәтмә җиткерелде. Прокурор карары белән юридик зат РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 (үз белдегең белән җир участогыннан куллану) һәм 8.8 (җир участогын максатсыз рәвештә куллану) маддәләре нигезендә җаваплылыкка тарттырылды.

Тикшерү барышында шулай ук Яңавыл юл төзү-ремонтлау идарәлегенең дә Агыйдел буенда җир участогын вак таш кую өчен законсыз куллануы ачыкланды. Бу оешма җитәкчесенә дә күрсәтмә җиткерелде һәм вазыйфалы зат РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырылды.

Б.Галиәкбәров,

район прокуроры

урынбасары.


Читайте нас: