Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 11:45

Медицина пункты яңарды

Сентябрь ахырында Бус-танай авылында фельдшер-акушерлык пунк-ты ремонтланды. Бу эшне район мәгариф бүлегенең хуҗалык-эксплуатацияләү конторасы хезмәткәрләре кызу тотты.

Кыска гына вакыт эчендә зур күләмдәге ремонт эшләре башкарылды. Илмир Вәлиев, Ришат Шакиров, Зөфәр Миншин, Динар Яхин, Руслан Минлин, Марсель Садыйковлар ФАПның иске калай түбәсен профнастилга алыштырдылар, бинаны тышладылар, верандасын яңадан төзеделәр. Денис Шәмсетдинов, Радик Мәрданов, Илдар Гыймрановлар бүлмәләр бүлде, ишекләр куйды. Электр корылмаларын яңарту Евгений Мингараев, Мәснәви Насыйбуллиннар иңенә төште. Водительләр Винер Гайнанов, Айрат Нафыйков, Айдар Зиятдинов, Ринат Нуртдиновлар да гел ярдәмләшеп торды. Плас-тик тәрәзәләр кую белән шөгыльләнгән эшкуарлар килеп, яңа тәрәзәләр урнаштырып китте.

Авыл халкы да әлеге мәшәкатьләрне күптән көткәндәй, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Бус-танайлылар эшчеләрне җылы аш белән сыйлады, медицина учреждениесенең тирә-ягын чистарту буенча өмәләр оештырды. Өлкәннәр көнендә җыелган халык өмәләр үткәргән авылдашларына матди ярдәм күрсәтү йөзеннән акча җыярга карар итте.

Шушы төзекләндерү эшләрен тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовка, аның урынбасары Николай Хаматдиновка, мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗинга, ремонт эшләре башкарган бригадага бөтен Бустанай халкы исеменнән рәхмәтемне җиткерәм.

Шушы көннәрдә фельдшер-акушерлык пунктының тирә-ягы коймаланды, буяу-агарту эшләре төгәлләнде. Бустанайлылар аларны да бердәм башкарды. Авыл киләчәге өчен күңелләре, киңәшләре, эшләре белән янып торучылар булганда, авылыбыз тагын да ямьләнер.

Р.Габделхакова,

Кузбай авыл биләмәсе башлыгы.


Читайте нас: