Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 11:37

Котлыйбыз!

Башкортстан Республикасы дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителүгә 27 ел тулу уңаеннан һәм үзләренең хезмәтләре, активлыклары белән район үсешенә һәм урындагы үзидарә эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен

Тепляк авыл Советы депутаты, Асаутамак авылы старостасы Нургалиев Рәдиф Исмәгъзәм улы,

Чалкак авыл биләмәсе башлыгы Нигъмәтҗанов Ришат Рәфил улы,

Ваныш авыл Советы депутаты, Бәйсәкә авылы старостасы Кәшфуллин Наил Фәдис улы “Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасына лаек булды.


Район үсешенә зур өлеш керткән, икътисадның төрле тармагында һәм социаль өлкәдә көч салучылар:

юл төзү-ремонтлау идарәлеге водителе Гайнетдинов Флүр Рәшит улы,

“Победа” авыл хуҗалыгы предприятиесенең бүлек җитәкчесе Нигъмәтҗанов Даниф Даһи улы,

район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы Гайфуллина Гөлшат Рамил кызы,

сөт заводы механигы Ризванов Фәгыйть Рәфит улы,

Борай почтамты почтальоны Нуриева Әлфия Канифҗан кызы,

торак-коммуналь хуҗалыгы слесаре Сабашев Азат Шәрифҗан улы муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Намуслы хезмәтләре, балаларга тәрбия һәм белем бирүгә зур өлеш кертүләре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районның бер төркем мәгариф алдынгылары Русия һәм республика дәрәҗәсендәге югары бүләкләргә лаек булдылар.

Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән Борай өченче санлы мәктәбенең физкультура укытучысы Кадермөхәмәтов Айрат Нурмөхәмәт улы һәм беренче санлы мәктәпнең физика укытучысы Кильметов Илшат Рәлиф улы бүләкләнде.

Шабай мәктәбе директоры Вахитова Раушания Тимерша кызына “Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең почетлы хезмәткәре” исеме бирелде.

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына беренче санлы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Арсланов Азат Касыйм улы һәм гимназиянең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Гомәрова Айгөл Каниф кызы лаек булды.

“Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән өченче санлы мәктәпнең мәктәпкәчә белем бирү төркеме логопеды Дүсмәтова Рәйлә Хәниф кызы һәм Кәшкәләү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Ания Рәлиф кызы бүләкләнде.

Югары бүләкләрегез белән сезне, хезмәт алдынгылары!


Читайте нас: