Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 11:54

Китапларның белем нуры йөзләренә күчкәнме

Яңа технологияләр тудырган электрон китаплар күбәя барса да, кәгазьгә басылган таныш китап, аны туплаган китапханә, элеккечә, аң-белем чыганагы, аралашу һәм ял итү урыны булып кала. Район үзәк китапханәсе – гөлләр иле, җылы мөнәсәбәтләр, күңелле һәм фәһемле чаралар йорты. Тәҗрибәле методист Ирина Исмәгыйлова аңа җан өрүче китапханәче – ихтирамлы мәдәният вәкилләренең берсе. Йөзеннән шәфкатьлелек, итәгатьлелек, тыйнаклык бөркелеп тора, китапларның нуры шулай чагыла торгандыр. Гомер буе бердәнбер яраткан эшен башкара ул.

Энҗе-мәрҗәннәргә тиң мәдәният мирасын туплауда, саклауда, үстерүдә, күпсанлы укучыларга җиткерүдә аның өлеше зур. Сайлаган һөнәренә тугрылык аңа төпле белем, тәҗрибә бүләк иткән. Хөкүмәт бүләкләренә, республика һәм район күләмендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия булуы – хезмәтенә лаеклы бәһа. Үзен акыл чишмәсе булган китаптан башка күз алдына да китермәгән Иске Кизгән сылуы китапханәче һөнәрен сайлый һәм ялгышмый. Алты балалы гаиләдә иң кечесе булган Иринага әти-әнисе тәрбияле кешегә хас сыйфатларның барысын да биреп үстергән.

Китапханәченең эше китап укучыга күренмәгән четерекле, күпсанлы мәшәкатьләрдән тора. Аларга хисапчы, язучы, рәссам, артист булырга туры килә. Фондны саклау һәм баету, вакытлы басмалар белән эш, күргәзмәләр, тематик кичәләр, очрашулар... Китапханәгә аяк баскан һәр кешене ачык йөз белән каршылап, күңелендә мәгърифәт нуры кабызып озату үзе бер табиб шифасына тиң. Китапханәдә ул алып барган чаралар истә кала, серле карашы белән арбап күңелне җәлеп итә белүенә сокланып тыңлыйсың.

Иринаның туганнарына шәфкатендә, тормыш сынауларын сабырлык, түземлелек белән кичерүендә, барысын да җиңеп алга омтылып яшәвендә зур көч, акыл, кешелек күркәмлеге чагыла. “Күршең үзеңнән яхшы булсын”, ди халык. Ул яхшылык та юктан гына барлыкка килми бит. Ут күршеләре белән тату гомер итүе аның көндәлек тормышын ямьли, күңеленә гамь, ашына тәм өсти. Үзенә хас стиле, аралаша, сөйләшә белүе тату, бердәм китапханә гаиләсендә лаеклы урынын билгели. Алдагы көннәрендә дә заман имтиханнарын бергә үтәрдәй тугры дуслары, якыннары, якты өмете – улы белән атлыйсы адымнары ышанычлы аның. Янәшәсендә рәхмәтле, ихтирамлы карашлар тоюы бүгенге көненә иң зур бүләктер, мөгаен. Әлегедәй туганнарың олысыннан кечесенә кадәр өзелеп торсын, яшәүгә дәрт-дәрман ташып, уңышларга илтәсе юлларың киң, көннәрең шатлыклы, аяз, якты булсын.

Н.Дәүләтгәрәева.
Читайте нас: