Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2017, 11:49

Хәтер булып кабат кайтты алар

Байшады авылы халкының тәкъдим-мөрәҗәгатьләре буенча авыл биләмәсе шушы авылдан Бөек Ватан сугышына китүчеләр истәлегенә багышлап, һәйкәл-обелиск төзү эшләрен башкарды.

Иң башта халыктан сораштыру оештырылды, һәр гаилә фронтта катнашкан ата-бабасын, үзләренең туганнарын һәм якыннарын барлап чыкты. Артабан Хәтер китабы буенча бу мәгълүматларны китапханәче А. Шәйнурова җентекләп тикшерде. 85 авылдашыбыз сугыштан жиңү белән кайткан, 67се яу кырында батырларча ятып калган. Авылыбыз тарихында хуҗалыгы 70 йорттан артмаган, халкы – 250 кешедән күп булмаган Байшады өчен бу саннар бик күп, әлбәттә.

Һәйкәл-обелискны төзү өчен материаллар Тепляк авыл биләмәсенең урындагы бюджетыннан бүленде. “Гилмаутдинов” шәхси хуҗалыгы көче белән һәйкәлне төзү эшләре оештырылды. Тәтешле районы Акбулат авылыннан килгән оста Биларит Вәлинуровка Никита Шәрипов, Андрей Баһаутдинов, Рәфит Минникузин һәм авылыбыз старостасы Валентин Гарейшин ярдәмләште.

Авылыбыз уртасында, клуб ихатасының яшеллеккә төренгән урынында ямь биреп, тактаташ калкып чыкты. 28 сентябрь көнне авылдашлар һәм кунаклар җыелып, һәйкәл-обелискны тантаналы ачу чарасы оештырылды. Шушы ук көнне Өлкәннәр көнен дә билгеләдек. Ике бәйрәм бергә булып, һәр кешенең бу көнне йөзеннән елмаю китмәде. Туганнарының мәрмәргә чүкелеп язылган фамилияләрен укып, өлкәннәр аларны иркәләгәндәй куллары белән сыйпап-сыйпап алды. Әлбәттә, күз яшьләрен дә тыя алмады алар. Авыл биләмәсе башлыгы М. Раянов бу бәйрәм белән барысын да котлады. Илебез тарихын чагылдырган һәйкәл-обелискка киләчәктә сак караш булдырырга чакырды ул.

“Балалар, оныкларга мәгънәле ядкарь булып, Бөек Җиңүне яулаган ата-бабаларыбыз турында истәлекләр буыннан-буынга тапшырыла барсын. Бу һәркемнең изге бурычы”, – дип, авылдашларга мөрәҗәгать итте Г. Гилмаутдинов.

Артабан бу изге эшне башкаручыларга рәхмәтләрен әйтә-әйтә авылдашларыбыз бергәләшеп, клубта әзерләнгән чәй табыны артында бәйрәмне дәвам итте. Җырлар җырланды, биедек һәм матур итеп күңел ачтык.


З. Баһаветдинова,

клуб мөдире.
Читайте нас: