Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2017, 11:33

Яшәешебез – Башкортстан дигән уртак йортта

11 октябрь – Башкортстан Республикасы көненә көзге табигать тә үзенең җылы, кояшлы мизгелләрен саклап торган диярсең. Район үзәгендәге мәдәният йорты каршында үткән Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителүнең 27 еллыгына багышланган тантаналы митинг Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары белән башланды.

–Республиканың төп бәйрәме алга, матур тормышка омтылган барлык халыкларның бердәмлеген, патриотизмын чагылдыра. Без туган төягебез белән горурланабыз, аның күп гасырлык традицияләрен, ата-бабаларыбыз үткәнен истә тотабыз, данлы якташларыбызны хөрмәт белән искә алабыз, – диде, тантананы ачып, район Советы секретаре Гемир Нуртдинов.

Митингта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, район хакимияте башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге секретаре Борис Нурисламов дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итүнең Башкортстанның бүгенге тарихында зур вакыйга булуын билгеләде.

–Башкортстан бүген – Русия Федерациясенең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертүче югары үсеш алган индустрия һәм авыл хуҗалыгы төбәге, эре фәнни һәм мәдәни үзәк. Туган ягыбызның үсешенә Борай районы хезмәтчәннәре дә үз өлешен кертә. Республика җитәкчелегенең финанс ярдәме белән басуларда мул уңыш үстерелде, җитәрлек мал азыгы әзерләнде, – диде ул чыгышында. Икътисади һәм социаль өлкәдә ирешелгән уңай нәтиҗәләрне күзаллап, күп проблемаларны хәл итүдә “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проектының ярдәмен билгеләде. Федераль дәрәҗәдә яклау тапкан һәм тормышка ашырылучы “Урындагы мәдәният йорты” инфраструктура проекты чикләрендә безнең район да авыл мәдәният йортларының матди-техник базасын ныгыту мөмкинлеге алды. Барлык авыл биләмәләре дә урындагы инициативаларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктураларын үстерү проектларында катнашты. Район җитәкчесе халыкның яшәешен тамырыннан яхшыртуга юнәлтелгән юллар ремонтлау һәм төзү, авылларны табигый газ һәм су белән тәэмин итү, социаль яктан исә демографик хәл, мәшгульлек, яшьләр проблемаларының актуальлегенә басым ясады һәм алда куелган бурычларны уңышлы тормышка ашыру максатында нәтиҗәле хезмәт салыначагына ышаныч белдерде.

Митингта шулай ук Борай авыл Советы биләмәсенең эшләр башкаручысы, партия әгъзасы Юлия Хәбибуллина, хакимиятнең яшьләр сәясәте буенча секторы мөдире Салават Муллагалиев, “Бердәм Русия” партиясенең башлангыч бүлеге секретаре, халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Илгиз Вәлинуров, “Борай урманы” автоном учреждениесе директоры, “Бердәм Русия” партиясе урындагы оешмасы җитәкчесе Илдар Хәсәнов чыгыш ясады. Район мәдәният йорты үзешчәннәренең патриотик һәм милли рухтагы концерты халык күңеленә хуш килде.

Ф.Бәдертдинова,

И.Сөләйманова фотосы.


Читайте нас: