Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2017, 11:52

Казанда – шигърият кичәсендә

Башкортстан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән “Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының БРдагы вәкиле Алик Локманов бер төркем шагыйрәләр белән Казанга бай һәм эчтәлекле сәяхәт оештырды. Ике көнлек программага бик күп чаралар кергән иде.

“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе, “Дөнья” студиясе, “Болгар” радиосында булып, үзебезнең иҗат юлыбыз турында сөйләп, шигырьләребезне укыдык. “Сөембикә”, “Казан утлары” журналлары редакцияләре дә кунакларны җылы кабул итте, хезмәттәшлек итәргә чакырды. Казан буйлап сәяхәттә, музейда булып, халкыбызның үткәне, борынгы төзелешләрнең тарихы турында күп мәгълүматлар ишеттек. Төшке аш табынында Татарстан язучылары белән очрашу җыр-моң белән аралашып барды.

Бу очрашуларның, әңгәмәләрнең игътибар үзәгендә тел мәсьәләсе булды. Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган татар телен без дә киләчәк буыннарга тапшырып калдыра алсак иде, дигән өмет белән тәмамладык һәр чыгышыбызны.

Сәяхәтебезнең төп максаты булган “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә “Казан” милли мәдәният үзәгендә дәвам итте. Казан тамашачысы алдында шигырьләребезне сөйләп, аларның җылы караш һәм бердәм алкышларын тойдык.

Бу күркәм бәйрәм данлыклы җырчыларыбыз Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Асаевларның катнашуы белән тагын да җитдирәк төс алды.

Ә кичәне алып баручыларның берсе – Казанда укучы Даутлар авылы кызы Җәмилә Зарипованың ягымлы тавышы шигърият дөньясын тагын да сихри итте. “Туган тел” җыры һәм тамашачының ешрак очрашып торырга кирәк дигән тәкъдиме белән кичәбез ахырына якынлашты һәм сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге рәисе Ринат Закиров күтәрелде. Ул һәр чыгыш ясаучыга конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды.

Һәр чара, һәр очрашуда кадерле кунак итеп тойдык без үзебезне. Эчтәлекле, фәһемле, тәэссоратларга бай бу көннәр күңелебезгә онытылмаслык истәлек булып килеп керде.


Ф. Мәкъcүтова.


Читайте нас: