Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2017, 11:40

Фәнни казанышларга өстенлек

Быел район биләмәләрендә юл төзелешендә ярыйсы гына хезмәтләр башкарылды, алар әле дә дәвам итә. Атап әйткәндә, Яңа Мостафа, Каратамак, Силасау авылларына юл өслеге күтәрелеп, асфальтлана, Чишмә -Борай, Касияр халкы юлсызлыкны онытты, Гәрә елгасы аша күпер капиталь ремонтлана, Вострецовода яңа комлы таш карьеры ачылып, төзелеш материалы заводка ташыла, Борай урамнары елдан-ел төзекләнеп, матурлана, шуңа юлчыларның башкарган игелекле хезмәте барыбызның да күз алдында, дип әйтергә нигез бар.

Соңгы дистә елда юлларда машиналарның нинди генә маркасын күрмисең. Аларның күп өлеше авыр йөк ташучы техника. Болар бер узып китүдә үк юлның өске катламына зыян салып аны изә, тәгәрмәч эзләре барлыкка китереп куркыныч тудыра. Менә шуларны булдырмау, юлларның файдалану чорын, ныклыгын арттыру максатында бу юнәлештәге фәнни казанышларны районның юл төзү һәм ремонтлау идарәлеге белгечләре, механизатор, водительләре дә киң файдалана башлады. Хәзер киләчәктә төзеләчәк юллар тәгәрмәч эзләре барлыкка килмәслек итеп яңа технология буенча салыначак, дип аңлата алар.

Асфальтның икенче төрле атамасы –ул вак ташлы мастика.

–Иртә яздан көзге салкыннарга кадәр асфальт җитештерүче заводларның туктаусыз эшләве, шулай ук әзер продукцияне җәюне ике юнәлештә оештыруның нәтиҗәсе бар. Безнең җаваплылыктагы федераль һәм республика әһәмиятендәге юлларны төзекләндерүдән тыш, икенче бригададагылар күрше районнарда , Уфада барлыгы 27 чакрым арада төзелеш эшләре башкарды.Борай –Дүртөйле маршруты да игúтибардан читтә калмый. Бу елда мәсәлән, 1,6 чакрымдагы аралык төзекләндерелде. Яз айларында Уфа-Яңавыл маршрутында (Бустанай авылы янәшәсендә) өч чакрымга асфальт салынды. Әлеге вакытта да шушы маршрутта өч чакрым ярым аралыкның иске өлеше кырып алынып, яңасы түшәлә. Биредә юл мастеры Ришат Хәлилов җитәкчелегендәге бригада механизаторлары, водительләре, махсус машина йөгәнләүчеләр – Искәндәр Ибраһимов, Фәнзил Муллагалиев, аларга ярдәмләшүчеләр киләсе елда да эшне дәвам итәчәкләр. Монда, ягъни Борай авылы кырында ул ун чакрым планлаштырылган. Янә Бикҗән белән ике араны тоташтырасы бар. Эш күләме никадәр зур булса да, сынатмабыз, механизаторлар, водительләр үз иңнәренә йөкләнгән бурычны намуслы башкара, – дип сөйли идарәлекнең баш инженеры Азат Дүсмәтов.

Җәен юл төзүче һәм катоклаучы – яңа салынган асфальтны тыгызлаучы техникада эшләгән механизаторлар Вәрис Мирзаханов, Хәлимҗан Мөгыйнов, йөк машиналарында водительләр Флүр Гайнетдинов, Олег Мартынов, Илфак Гайсин, Илдус Раянов, грейдерда Илдар Галләмов, юлчыларны эшкә йөртүче Сәлимҗан Зәйнуллин һәм башкалар кышын юлларны кардан тазарту, эттерү техникасына утыра. Аларның фидакарь хезмәте, тырышлыгы белән, елның нинди вакыты булуга карамастан, юл өзеклегенә, җитешсезлекләргә урын калмый.

–Әле район биләмәләрендә ремонт, төзекләндерү көткән авылларга да барып җитәрбез, фәкать илләребез тыныч булып, шушы максатка бүленгән финанс средстволары килеп торсын, – дигән юлчыларның теләкләренә кушылмый мөмкин түгел.

Р. Шаматов.


Читайте нас: