Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 октябрь 2017, 11:43

Бу гомер язмыш бүләге

Озак еллар тату яшәгән күркәм гаиләләрне хөрмәтләү кичәләре бездә традициягә керде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Светлана Нуртдинова һәм бүлек хезмәткәре Лиза Ситдыйкова оештырган мондый кичәләрнең түрендә утырган парлар гына түгел, аларда катнашырга насыйп булганнар да үз тормышына, үткәненә башкачарак күзлектән карый булыр. Бар тарафка алтын сабырлык иңгән, көз уңышларын җыйнаган мәл, Өлкәннәр көне. Бу кичәләр нәкъ шушы көз чуагында узарга тиеш. Күңелле мәшәкатьләрнең Республика суверенлыгын бәйрәм иткән чорга туры килүендә дә аерым мәгънә бар кебек. Чөнки гаилә – җәмгыятебез нигезе, тату гаиләләр белән илебез иминлеге билгеләнә.

Әлеге кичәләрнең түреннән урын алу кемнәргә генә эләккән язмыш бүләге ул. Хөрмәтләүләр тәхетенә кадәр узылган юл ай-һай озын да, сикәлтәле дә. Моны бар булмышларыннан сабырлык бөркелгән бу апа-абыйлар үзләре генә белә. Яшәү кыр аша гына үтү түгел дигәннең дә мәгънәсен алар кебек тирәнтен аңлаганнар тагын бармы икән? Шул авырлыклар, каршылыклар аларны тагын да сабыррак булырга, кешеләр күңелен аңларга, үстергән балаларына киңәшче, терәк булырга өйрәткән. Араларында күтәрәлмәстәй кайгыларын кичерә белеп яшәгәннәре дә барлыгын белеп сыкранып куясың. Бүген алар барысын да читкә куеп, язмыш дигән хаким белән алышта үзләренең көчле икәнлекләрен исбатлар өчен килгән кебек.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов илле еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләүче парларны ихлас котлады һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның һәм район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Хезмәтләре белән илебез икътисадын ныгыткан, яшәешләре белән яшьләргә үрнәк булган бу гаиләләр җәмгыятебезнең алтын фонды. Юбилярларны эшләгән коллективлары, район ветераннар советы, балалары, оныклары, күршеләре, кода-кодагыйлары, килендәшләре, дуслары, туганнары тәбрикләде, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль күчтәнәче күңелләргә хуш килде.

Галиәхмәтовлар йортына янып торган Уфа кызының килен булып төшкәнен туган-тумача әле дә хәтерли. Сабыр холыклы Рафаэль Сафа улы җаваплы вазыйфалар башкарды, табигате белән лидер Наилә Гыйндулла кызы мәктәп тормышында кайнап яшәде, гөрләтеп авылча дөнья көттеләр, өч бала үстерделәр. Өстеннән кош та очырмастай булып әниләре янында бөтерелгән улларына карап:

–Малайларың бигрәк акыллы инде,–диюгә Наилә апаның җавабы әзер иде.

–Рафаэль шундый бит безнең, әтиләренә охшаганнар, – диде. Әйе, гомер буе ирен зурлап, аны алга чыгарырга тырыша торган хатын ул. Алтын үрләргә шулай менгән алар.

Шаһалиевларның яшәлгән гомерләрен киленнәре “бишле”лек дип бәяләде. Күп еллар тегермән комбинатында эшләп, район халкына игелекле хезмәт күрсәткән Гыйльмибаян Нурлый улы һәм ничә буын балаларны математика серләренә төшендергән данлыклы укытучы Люция Мансур кызы өчен мондый бәя иң кадерлеседер. Тормышта үз урыннарын тапкан, ныклы басып торган уллар тәрбияли алулары белән икеләтә бәхетле алар.

Мортазиннар гаиләсендә дә укытучы һөнәренә аерым хөрмәт. Зәһия Мәүли кызы Борай беренче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытты, яшь буында дөньяны матурлык һәм изгелек коткарачагына ышаныч тәрбияләде. Районның төрле тармактагы җитештерү объектларын механикалаштыруга зур өлеш керткән Марат Миңнемулла улы да үзенең хезмәт юлы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Балалары бар яклап та үрнәкле булды, кызлары Луиза әнисе укыткан мәктәптә балаларга белем бирә, оныклар да уңышлары белән сөендерә.

Ак яулык, түбәтәйләре белән ямь биреп утырган Фәнүзә һәм Әлфрит Хәйретдиновлар үткәннәрдәге игелекле хезмәтләренә лаеклы бәһаны тоеп, бүгенгесе өчен канәгатьлек тойгысы кичереп яши. Әлфрит Хәмит улы тынгысыз авыл хуҗалыгы тармагында җаваплы вазыйфалар башкара, Фәнүзә Әхмәт кызы район хакимиятенең план бүлегендә өлкән икътисадчы була. Мондый гаиләләр белән балалары гына түгел, бөтен авыл горурлана ала.

Кичәдәге чыгышлар белән күңелдә кадерле истәлекләр яңара. Беренче очрашу, күңелне җилкеткән мәхәббәт хисләре, парлы тормышка аяк басу, араларны алтын җепләр белән бәйләп сабыйлар туу... Шакировлар өчен дә бик кадерле бу хатирәләр. Насыйп ярлар икәнлекләрен беренче очрашуда ук тойган егет тимерне кызуында суга, тиз арада кыз өенә яучы җибәрә. Никахлары күкләрдә укылган дип алар кебекләргә әйтелә торгандыр. Дүрт малай үстерә алар, Урта Азия якларында гомер кичереп, туган җиргә кайтып төпләнәләр. Хәмитҗан Шакир улы – май-сыр заводында эшләп, Ралия Сабир кызы район хакимиятендә техник хезмәткәр булып лаеклы ялга чыгалар.

Әлфия һәм Риф Фәметдиновлар хакында хезмәттәшләреннән гел яхшы сүзләр ишетәсең. Риф Миңлегали улы, сирәк һәм катлаулы һөнәр кешесе – кранчы. Әлфия Нуртдин кызы районара төзелеш оешмасында бухгалтер булып эшләгән. Хезмәт елларының күп вакыты районда төзелеш, җитештерү тармагы тулы куәтенә эшләгән чорга туры килеп, үз коллективларында дәртләнеп көч салган ветераннар алар, балаларында да үзләрендәге уңай сыйфатларны тәрбияли алганнар.

Дәүләтхановларны да район халкы игелекле хезмәт кешеләре дип белә. Руфина Госман кызы, азык комбинатында эшләп, табыннар муллыгын булдыра. Каниф Гата улы район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм машинасында эшли, почетлы донор. Аңа ярты төннән Уфаны урарга да, аннан кайтып чакырулар буенча йөрергә дә, район буйлап авыруга туры килгән донорлар эзләргә дә туры килә. Кичектергесез очракларда канны үзе бирә. Кеше гомерләрен коткарырга ашыккан машинаның руле артындагы шофердан нинди җаваплылык таләп ителгәнен күзаллау кыен түгел, меңнәрчә чакрымга сузылган юллары имин була аның. Өч кызлары әти-әниләренең тормыш юлыннан үрнәк алып, аларга лаек булып яши.

Фәтхелисламовлар тормыш дәрте белән бүген дә яшьләргә алыштыргысыз. Роза Ямалтдин кызының РТП, коммуналь хуҗалыкта үткән хезмәт юлы мактауга лаек, җыр-моң яраткан ханым бүген дә сәхнәдән төшми. Ә инде “алтын куллы” кеше дип дан алган Гаптуллаян Фәтхелислам улының осталыгы, нинди эшкә дә кыю тотынып, аны башкарып чыгуын замандашлары әле дә сокланып искә ала. Үстергән балалары – алар өчен яшәү мәгънәсе.

Гаиләдә яши белү үзе бер сәләт, кешенең кешелеклелеген ачкан асыл сыйфат. Алар чынлап та төрле яклы балкышы белән сокландырган асыл таш кебекләр иде.

Ф. Бәдертдинова.


Читайте нас: