Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 11:49

Конкурста катнаш!

“Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге “Республиканы ач” проект кысаларында агымдагы елның 1 октябреннән 2018 елның 15 гыйнварына кадәр “Республиканы ачып” дип аталган фотоконкурс оештыра.

Анда һәр теләгән кеше катнаша ала. Моның өчен Башкортстан табигатендә төшерелгән фотосурәтегезне “ВКонтакте”, Facebook, Instagram социаль челтәрләренә #конкурсоткрываяреспублику, #выбираюбашкортостан, #выбирай_башкортостан хэштеглары куеп урнаштырырга яки [email protected] электрон почтасына (үзегезнең исем-фамилиягезне, фотоның исемен, тасвирламасын, кайда төшерелгәнен, номинациясен язып) җибәрергә кирәк. Бер кешедән биштән артык фотосурәт кабул ителми. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнә:

–“Башкортстанның энҗе бөртекләре” (табигать, республика территориясендәге уникаль урыннары, табигать күренешләре фотосурәтләре)

–“Тере табигать” (республиканың кыргый табигате вәкилләре фотолары)

“Республика – ул без” (бер кеше һәм төркем катнашлыгында табигатьтә төшкән фотолар).

Конкурсның нәтиҗәләре 1 февральдән дә соңламыйча “Бердәм Русия”нең Башкортстан төбәк бүлеге сайтында http://bashkortostan.er.ru урнаштырылачак.


Читайте нас: