Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 12:04

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле борайлылар! Ихлас күңелдән сезне Республика көне белән тәбриклим!

Бу бәйрәм күпмилләтле Башкортстан халкы өчен аерым мәгънәгә ия. Ул республикада яшәүче милләтләрнең дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдыра. Безнең төбәкнең бай табигый, интеллектуаль һәм фәнни потенциалы, тотрыклы иҗтимагый-сәяси хәле икътисадый мәсьәләләрне хәл итү, социаль, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрен камилләштерүгә юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру өчен ныклы нигез булып тора.

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, барлык планнарыгыз һәм башлангычларыгызның тормышка ашуын телим!

К.Толкачев,

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе.


Хөрмәтле райондашлар!

Бу көннәрдә безнең республика үзенең төп бәйрәмен – дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителүгә 27 ел тулуны билгели. Бу бәйрәм бердәмлекне, патриотизм һәм барлык халыкларның берләшүен символлаштыра.

Быел ул бигрәк тә республиканың 100 еллыгына әзерлек эшләре башлану белән әһәмиятле. Йөз ел буена Башкортстан Русиянең ныклы терәге булды һәм булып кала. Республика, шул исәптән безнең район халкы да, илдәге сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният үсешенә зур өлеш кертте.

Сезне республика көне белән чын күңелдән котлыйм! Иминлек, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык һәм туган районыбыз, изге республикабыз, бөек илебез хакына тырыш хезмәт һәм уңышлар телим!

Б.Нурисламов,

муниципаль район хакимияте башлыгы.


Читайте нас: