Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2017, 11:46

100 еллыкка – гыйльми портал

“Башкортстан” гыйльми порталы республиканың 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү чорында иң күләмле проектларның берсе булачак. Аны “Башкорт энциклопедиясе” хезмәткәрләре төзи.

Ресурс федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге мәгълүмат киңлегендә республикабыз белән таныштыра. Анда рус, башкорт һәм инглиз телләрендәге мәкаләләрне табарга мөмкин. Порталның нигезен Башкорт энциклопедиясенең электрон версиясе тәшкил итә.

–Фәнни белемне системалаштыру нигезендә портал онлайн-энциклопедияләрдән, башка гыйльми мәгълүмат базаларыннан файдалану мөмкинлеге бирә, республика турындагы мөһим мәгълүматларны берләштерә, – диде “Башкорт энциклопедиясе” директоры Уелдан Сәетов.


Читайте нас: