Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2017, 12:14

Гәзиткә языл һәм бүләк от!

Хөрмәтле гәзит укучылар! 2018 елга вакытлы матбугатка язылу кампаниясе бара.

“Алга” гәзитенә еллык подписка рәсмиләштерү – 1650 сум 78 тиен, ярты елга язылу – 907 сум 26 тиен. Сугыш ветераннары һәм I- II төркем инвалидлар өчен ташламалар каралган: бу категория гражданнарга еллык подписка – 1506 сум 26 тиенгә, ә беренче яртыеллык өчен 835 сум 02 тиенгә төшә.

Региональ “Йәнтөйәк” гәзитен үз итүчеләр бер елга 705 сум 07 тиенгә, ярты елга 398 сум 46 тиенгә языла ала. Льготалы категория гражданнарга бер елга язылу бәясе –668 сум 10 тиен, ярты елга – 379 сум 92 тиен.

Шулай ук гәзитнең alga-rb.ru рәсми сайтына кереп, электрон подписка рәсмиләштерергә була. Ярты елга язылу бәясе — 600 сум. Район үзәгендә яшәүчеләр өчен редакция подпискасы да – кулай вариант. Аның да яртыеллык бәясе 600 сумга гына төшә. Бу рәвешле язылучыларга гәзитне редакциядән килеп алырга гына туры киләчәк.

Вакытлы матбугатка язылучыларның конкурсларда катнашып бүләк ота алуын да исегезгә төшерәбез.

“Атна саен бүләк”. Бу исемдәге акциядә катнашу өчен үзебезнең район “Алга” гәзитенә алты айдан ким булмаган вакытка язылырга һәм квитанция күчермәсен редакциягә китерергә яисә почта аша салырга кирәк. Октябрьдән декабрь уртасына кадәр атна саен бүләкләр уйнатылачак, бәхет елмайган һәм бүләк откан абунәчеләрнең фоторәсемнәре гәзит битендә бастырылып барачак. Республика басмаларына язылганнар шулай ук бу акциядә катнаша ала, моның өчен гәзит яки журналның редакциясе адресына квитанция күчермәсен җибәрегез. Квитанцияләрне уйнатканда кем отасын белеп булмый, алар очраклы рәвештә тартып чыгарыла. Бәхетегезне сынап карагыз, бәлки бу юлы нәкъ Сезгә бәхет елмаер һәм кыш мәлендә кирәк булачак товарлар отып сөенерсез.

“Бәхетле авто” акциясе ноябрьдә үтә. Анда катнашу өчен алты айдан ким булмаган вакытка район “Алга” гәзитенә язылырга һәм редакциягә квитанция белән килеп махсус наклейка алырга кирәк булачак. Шарт буенча автомобильче стикерны машинаның арткы тәрәзәсенә ябыштырып йөрергә тиеш. “Бәхетле авто” акциясендә отучылар ноябрь ахырында район үзәгендә алдан хәбәр ителгән урында (гәзиттә, шулай ук басманың сайтында һәм социаль челтәрләрдә) билгеләнәчәк. Автомобильчеләр өчен тәгаенләнгән бүләкләрне уйнату бирелгән стикер ябыштырылган машинада килгән абунәчеләр арасында, җыелган халык алдында башкарыла.

“Суперприз от!” акциясенә кушылу өчен берьюлы берәр район һәм республика басмасына язылырга кирәк булачак. Алты айдан ким булмаган вакытка подписка рәсмиләштергәннән соң квитанцияләрнең күчермәсен түбәндәге адреска юлларга кирәк:

450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45, “Башкортстан Республикасы” матбугат йорты, вакытлы матбугат тарату бүлеге. Суперприз иясе 2018 елның февралендә билгеле булачак. Очраклы 21 кеше сайлап алыначак. Төп приз телевизор һәм юлдаш телевидениесе кабулиткече. Моннан тыш ике телевизор һәм өч юлдаш телевидениесе кабулиткече, 15 планшет уйнатылачак. Җиңүчеләрнең исемнәре һәм фоторәсемнәре матбугат битләрендә дөнья күрәчәк. Суперприз алучы бүләкләнү өчен Уфага чакырылачак.

“Сәламәт булыгыз!” акциясе 2018 елның февралендә республика, район яки шәһәр басмаларына еллык подписка рәсмиләштергәннәр арасында үтә. Конкурста катнашу өчен квитанция күчермәсен 450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45, “Башкортстан Республикасы” матбугат йорты, вакытлы матбугат тарату бүлегенә “Сәламәт булыгыз!” конкурсына” дип билгеләп салырга кирәк. Призга сәламәтлекне тикшерү җиһазлары (тонометр, глюкометр һ.б.) отачаксыз.

Бу акцияләр “Башкортстан Республикасы” матбугат йорты дәүләт унитар предприятиесе гәзит, журналларына язылучылар арасында үтә. Аларның тулы исемлеге белән www.rbsmi.ru сайтында таныша аласыз. Реклама


Читайте нас: