Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2017, 13:34

Сораулар җавапсыз калмады

Җомга көнне район китапханәсе бинасында БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Динар Кәлимуллин гражданнарны кабул итте. Барлыгы өч кеше үзләрен борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Халыкның күп булмавы гаҗәп түгел, чөнки кайберәүләр язылу барышында ук үзенә кирәкле мәгълүмат ала, кемдер авыл хуҗалыгы өлкәсендәге сорауларын мәгълүмат-консультация үзәгенә юнәлтә.

Беренче сорау “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы планына киләсе елда беренче санлы мәктәп янында спорт мәйданчыгы төзүне кертү белән бәйле булды. Проектның документлары инде әзерләнгән. Динар Дамир улы белдерүенчә, октябрь аенда программа буенча төзелеш объектларын сайлап алу конкурсы үтәчәк. Мәйданчык төзү проекты конкурсның бөтен таләпләренә туры килсә, ул сайлап алыначак.

Сарыкчылыкны үстерү буенча да сорау булды. Малчылыкның бу төрен үстерү буенча махсус программа әлегә юк. Әмма фермерлар “Гаилә фермасы”, “Башлаучы фермер” программаларында катнашырга мөмкин.

Динар Кәлимуллин агросәнәгать комплексына яшьләрне җәлеп итү буенча булган сорауга да ачык җавап бирде. Министр урынбасары фикеренчә, бу эшне мәктәптән ук башлау мөһим. Мәктәп балалары белән хуҗалыкларга экскурсияләр, студентларны практикага кайтаруны тиешле дәрәҗәдә оештыру кирәклеген белдерде ул.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: