Эчкечелек – ул авыр хроник авыру, даими рәвештә озак вакыт алкоголь кулланганнан барлыкка килә һәм организмың патологик хәле белән характерлана: гел спиртлы эчемлекләр кулланасы килеп тору, аны күтәрә алмау һәм шәхес буларак юкка чыгу.
“Эчкече” диагнозын авыруга түбәндәге симптомнар күзәтелгәндә куеп була:
күп күләмдә алкоголь кулланганда косу реакциясе бетә,
эчелгән алкогольнең күләменә контроль югала,
өлешләтә хәтер юкка чыга,
гел алкоголь кулланасы килеп тора,
Алкогольдән организмның барлык органнары да зыян күрә. Һәр дүртенче үлем очрагы ничек тә булса алкоголь белән бәйле. 100 грамм аракы автомобиль аварияләре булу куркынычын 130 тапкырга арттыра. Ел саен 50000 бала алкоголь тәэсире аркасында барлыкка килгән тайпылышлар белән туа. Гаиләләр таркалуның 50 проценты ир яки хатынның эчүе аркасында. Җинаятьләрнең 35 проценты спиртлы эчемлек тәэсирендә ясала.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы алкогольне күп кулланучы илләр рейтингын төзегән. Аның буенча Русия дүртенче урынны били, илдә бер кешегә елына 15 литр спирт туры килә. Статистика мәгълүматларына караганда, бездә спирты күп булган эчемлекләр популяр – алар 51 процент тәшкил итә, сырага – 38, шәрапка 11 проценты туры килә. Алкогольдән агуланучыларның 27 проценты якты дөнья белән хушлаша. Моның сәбәбе 74 процент очракта этанол белән агулану, чөнки күбесе суррогат алкоголь һәм сыйфатсыз, очсызлы продуктлар куллана. Алкогольне күп кулланудан вафат булу очраклары да еш күренеш.
Аек кеше – ул милләтнең сәламәтлеге нигезе. Моңа индеецлар тарихыннан мисал китерергә була. Аларда “утлы су эчү” традициясе булган һәм бу йолалары изге дип саналган. Нәтиҗәдә аларның саны йөзләгән тапкырга кимегән. Бүгенге көндә индеецлар ике материкта аз санлы халыклар исәбендә.
Эчкечелеккә каршы бернинди дә чаралар күрмәсәк, безне нәрсә көтәр?