Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2017, 13:00

Сандалларда чүкелә бәхетләр

Кечкенә чагыннан ук салкын кышларда да әтисе янына колхоз тимерлегенә барып, күрек өрдерергә булышып, тимернең тимергә бәрелеп моң тудырганын тыңлап кайтырга ярата иде Гәйдәни Батыров

Аның әтисе Нурлыгаян туган нигезенә сугыштан аягын яраландырып кайтып керде. Һәм шул вакыттан алып, гомерен колхоз тимерлеге белән бәйләде. Ә әнисе Рабыйга, сигез малайга гомер биргән ана, йорт мәшәкатьләренә дә өлгерде һәм колхозның алма бакчасына йөреп тә көн-төн эшләде. “Илеш районыннан Имамов дигән бакча остасы килеп, 5-6 гектар чамасындагы җир өлешендә алмагач бакчасы булдырды. Ул Өя елгасы буеның Юкәле тау итәгендә урнашып, тимер сеткалар белән уратып алынган иде. Заманына күрә, каян алганнардыр инде, үсентеләрнең барысы да сортовой булып, тәмле алмалары белән куандырды бу бакча. Трактор арбаларына, машиналарга төяп, тирә-як авылларга көзен сатарга алып чыгалар иде аларны. Ә без, малайлар, сетка астыннан кереп, җимшәннәргә тәм керә башлагач та майкаларны кабартып, яшеренеп кенә алма төяп чыга идек. Аларның тәме әйтеп бетергесез иде!” – дип балачак хатирәләрен барлады 1946нчы елны туган Гәйдәни абый.

Туган авылы Карабайда җиде класс белем алгач, колхоз фермасында бозаулар карый башлый ул. Бер ел эшләгәннән соң сигезенче класска Каенлыкка бара. Төгәл фәннәрне су урынына эчә егет, җиңел үзләштерә ул аларны. Артабан укуын дәвам итә алмый Гәйдәни, әтисе лаеклы ялга китү сәбәпле, бәләкәйдән тимерче булырга хыялланып йөргән теләген тормышка ашыра – әтисе һөнәрен дәвам итә. Монда аңа бар да таныш, тимер һәм сөрем исе килеп торган алачыкта колхоз һәм хуҗалыклар өчен күпме файдалы кирәк-ярак чүки ул. Фронт ярасы сызлап интектергән, аксаклап йөргән әтисен алмаштырып, бу серле могҗиза барлыкка китерүче эшне үзе дәвам итәчәк. Шулай хыялларын ныгытып куя ул. Монда әсәрләнеп эшләп, алты ел үтеп киткәнен сизми дә кала. Колхоз техникасын ремонтлауны тимерлексез һич тә башкарып булмаганга, шушы еллар эчендә трактор, комбайннарның детальләрен сүтеп, күз йомып кире урнаштырырлык дәрәҗәдә остара. Бу сәләтен дә игътибарга алып йөргән җитәкчеләр аңа тракторга утырырга тәкъдим итә. Борайга барып, имтиханнарны уңышлы тапшырып, 3нче класслы тракторчы таныклыгы алып кайта тимерче малае. Бер ел “Искра” колхозында “тимер ат”ны йөрткәннән соң, ышанычлы, хезмәткә җитди караган Гәйдәнине җәен комбайнга утырталар. Шул ук елны ул урып-җыю нәтиҗәләре буенча колхозда – беренче, районда икенче урынны яулый. Киләсе елны инде егеткә өр-яңа “СК-4” комбайны бирәләр. Тимердәй нык холыклы, бернигә карамастан максатына ирешә торган Батыров ихтирамга үзенең уңганлыгы аша ирешә.

Башы белән колхоз эшенә чумган егетнең йокысыз төннәре авылларына Каратамак кызы Ания сатучы булып килгәч башлана. Тимерче тимерне кызу вакытында сугарга кирәк дип өйрәнгәнгәме, танышып, өч ай үтүгә өйләнешеп тә куялар. Бу вакытка да 48 ел узган инде. Борайга килеп урнашып, Гәйдәни абый МПМКда тимерче хезмәтен дәвам итә, ә Ания апа сәүдә өлкәсендә эшли. Һәр икесе лаеклы ялга чыкканчы үз урыннарында матур хезмәт сала. Ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. “Борайга килгәч тимерлектә хезмәт авылдагыча ул кадәр үк авыр түгеллеге, чагыштырмача инде, әлбәттә, пневмолотның чүкеч һәм кувалданы алыштыруын, тимерче эшен күпкә җиңеләйтүен күрдем. Еллар буена җаным теләгән хезмәтне башкарып, тимерне тоеп, аңлап яшәгәнем белән бәхетлемен. Инде менә, лаеклы ялга чыккач та тимер җылысын тоялмыйча торалмыйм, үземнең остаханәмдә калай һәм тимергә җан өрәм”, – ди Гәйдәни Нурлыгаян улы.

Өе янында гына булган мастерскоенда тимергә җан өреп мәш килә ул бүген дә. Калайларны челтәрләсенме, мунча, ит ысландыра торган мичләр, тагын хуҗалык кирәк-яраклары ясасынмы – коеп куйгандай, барысы да килешле килеп чыга. Иҗат җимешләренең күңеле аша үткәрелеп башкарылганы әллә кайдан күренеп тора. Тормыштан канәгать булып, Ания апа белән икесе дә тынгысыз тормыш алып баралар алар бүген дә. Хәләле ел әйләнәсенә җиләк-җимеш, бакча дип җан атса, Гәйдәни абый остаханәсендә тимерләре белән серләшеп, матур-матур әйберләр ясый. Сабыр, вакытын бушка исраф итә торганнардан түгел алар. Әтисе кебек тимер җанлы булып яшәүдән ямь һәм тәм таба абзыебыз. Әнисе үстергән алмалар бүген аларның бакчасында да иркәләнеп кенә җимеш биреп утыра. Гәйдәни абыйның гади тимер-калай турында сөйләгәнен тыңлап, син дә бу әйбергә икенче төрле карый башлыйсың.“Тимер дигәч тә, аның да җаны бар, аны теләсә кайсы төшеннән бөгеп булмый, назлап тотынсаң гына бирешә ул осталарга да”, – тимерче шулай дип үзенең серләре белән уртаклашты. Аның йөзендә канәгатьлек, димәк, ул – бәхетле. Кеше күңеле тарткан, яраткан шөгыленнән аерылмыйча яшәсә генә бәхетле буладыр, дип уйладым тимерче Гәйдәни абыйга карап.


М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: