Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2017, 12:47

“Алга” безгә соңлап килә

“Алга” гәзитен даими алдыручы, Бакалы авылында яшәгән Рәлиф Нурисламовтан редакциягә хат килде. Ул анда район гәзитенең чыккан көнендә үк Кәшкәләү почта бүлекчәсенә килеп җитмәве һәм әбүнәчеләрнең “Алга”ны дөнья күргән көнендә алып укый алмаулары өчен борчылу белдергән. Бер тәүлеккә соңга калып килгән гәзитне көтеп зарыгулары турында да бәян иткән ул.

Һәм почтаның элеккеге режимында эшләп, хат ташучыларның гәзитләрне әбүнәчеләргә чыккан көнендә үк таратуын сораган. “Борай авылы халкы яраткан “Алга”бызны сишәмбе һәм җомга көннәрендә үк кулларына ала, безне дә шундый куанычтан мәхрүм итмәсеннәр иде”, – дигән юллар бар бу хатта. Шушы мәсьәлә белән без Борай районы почтамты начальнигы Э. Шәймиевага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде:

“Башкортстан Республикасы федераль почта элемтәсе идарәлегенең 31. 03. 2017 елның 183нче санлы приказы нигезендә, 1000 кешедән аз булган авыллардагы почта элемтә бүлекчәләрендә 1. 05. 2017 елдан алып, 3 көнлек эш атнасы булдырылды. Автомобиль транспортларын оптимальләштерү сәбәпле, районның Әҗәк, Кузбай, Иске Бикмәт, Кушманак авыллары дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәре эшли, ә Яңа Тазлар, Яңа Кизгән, Кәшкәләү, Ваныш, Тепляк, Әрнәш, Олы Шөкшән почта элемтә бүлекчәләре сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә хезмәтләрен күрсәтә. Шул сәбәпле, Кәшкәләү почта элемтә бүлекчәсендә җомга көнне чыккан район гәзите шимбә көнне генә таратыла”.

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, “Алга” гәзите буенча нинди дә булса аңлашылмаучанлыклар килеп чыга калса, турыдан редакциягә мөрәҗәгать итүегез сорала. Заманалар авыр булуына карамастан, барыбер дә яраткан район гәзитегез “Алга”дан аерылмагыз!

М. Әхмәтҗанова,

редакциянең хатлар бүлеге мөдире.


Читайте нас: