Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2017, 13:17

Яшел калкан үзе бер дөнья

Илебезнең халык хуҗалыгында урманнар зур урын били. Безнең район биләмәләренең 40 мең гектардан артык мәйданы урманнар өлешенә туры килә.

Бу җирләрне даими яңартып тору, авыру тудыручы чыганакларны кисеп тазарту, алар урынына яшь агач үсентеләре утырту һәм башка күптөрле мәшәкатьләр урманчылар, монда көч салучы механизатор, водительләр, питомник хезмәткәрләре, ярдәмче эшләрдә катнашучылар, такта яру цехында, теплицада эшләүчеләр иңенә йөкләтелгән. “Борай урманы” коллективын берләштергән биш дистәдән артык кеше ел әйләнәсенә әлеге хезмәтләрне башкара.

Төп хезмәтләр язгы, җәйге, көзге чорга туры килә. Иртә яздан урманнарны янгыннардан саклау максатыннан механизаторлар Назиф Шәмсетдинов, Анил Әхмәтҗанов урман буйларын сөреп чыкты. Бу хезмәтләр 180 чакрым чамасы булды. Шулай ук урманнарга керү-чыгу юллары төзекләндерелде.

Быелгы җәйдә ачык һавада башкарылган хезмәтләргә явымнар комачауласа да, дәүләт заданиеләре, авыл мәктәпләренә ягулык утын әзерләү, Филимон Байметов җитәкчелегендә яшь агач үсентеләре үстерү питомнигында эшләр планлаштырылганча тормышка ашырыла барды. Мәсәлән, 56 гектарлы питомникта барлыгы ун төрле агач үстерелә. Шуларның зур өлеше чыршы, наратка туры килә. Болар урманнарны яңартуда файдаланыла. Бу елда барлыгы 5622 куб метр агач сатуга чыгарылды. Ягулык өчен утын кулланган авыл мәктәпләренә, фельдшер-акушерлык пунктларына кышкы чорга җитәрлек күләмдә ярылган утын ташу мәшәкатьләре дәвам итә. Бу мәсьәләдә мохтаҗлыгы булган шәхси хуҗалыкларга да бер төрле каршылык юк, өч мең куб метр агач хәзерләү максатында делянкалар ярылып, аукционга куелды. Елдагыча, басуларга, нигездә, фермер хуҗалыклары җиренә 60 гектар мәйданда кыр ышыклау полосаларына агачлар утыртылды.

Урманчылар миллек әзерләү планы буенча эшләрен дәвам итә, мәсәлән, Илфар Вафин, Зунил Әфләтунов, Илнур Хуҗин, Дамир Вәлиев кимендә икешәр мең миллек тапшырды.

Экология елында урман байлыкларын саклау һәм арттыру максатында РФ Урман хуҗалыгы агентлыгы “Яшә, урман” дип аталган акция үткәрә. Ул 31нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда без дә әлеге акция кысаларында агачларны тәрбияләү эшләре башкарачакбыз, чәчүлек орлык җыюны оештырып, урман, кыр ышыклау полосаларын чүп-чардан тазартырга чыгачакбыз.

Хезмәттәшләремне һәм урманчы ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлап, игелекле эшләрендә уңышлар, гаиләләрендә татулык, имин, мул тормыш, сәламәтлек телим!

А. Минәҗев,

директор урынбасары.


Читайте нас: