Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2017, 13:54

Яшь инспекторлар – иминлек сагында

Районда 14 августтан 13 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” акциясе барды. Аның кысаларында узган атнада ЮХХДИ хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә рейд үткәрде.

Агымдагы елның 8 аенда республика территориясендә балигъ булмаганнар белән 178 юл-транспорт вакыйгалары теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган. Бу былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда 8 очракка күбрәк. Балигъ булмаганнар катнашлыгында юл һәлакәтләренең һәр икенчесе җәяүле балалар белән килеп чыккан: аварияләрдә 84 бала зыян күргән. Боларны исәптә тотып, балалар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан оештырылган «Игътибар–балалар!» акциясе чикләрендә махсус рейдлар үтте. Аларда яшь юл хәрәкәте инспекторлары да катнашты. ЮХХДИ хезмәткәрләренең яшь ярдәмчеләре, водительләрне туктатып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәп, юлда, бигрәк тә юлны кисеп чыгу урыннарында, игътибарлы булырга, башка юл йөрү катнашучыларын хөрмәт итәргә чакырды, тиешле тизлекне саклауларын сорадылар, хәвефсезлек каешы каптыру мөһимлеген, балаларны машинада махсус утыргычларда гына йөртергә кирәклеген искәрттеләр һәм мәгълүмати буклетлар тапшырдылар. Автомобиль йөртүчеләр акциянең бигрәк тә балалар катнашында булганга үтемле булуын, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен дөрес үтәргә чакыруы күңелгә аеруча тәэсир итүен билгеләде. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары шулай ук җәяүлеләр белән әңгәмәләште.

Гомумән, «Игътибар–балалар!» акциясе чорында ЮХХДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр һ.б.чаралар үткәрде.

Г.Әлетдинова,

юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция майоры.


Читайте нас: