Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2017, 13:40

Ватан диеп тибә йөрәге

Ил иминлеген саклауны үзенең хәрби бурычы итеп алган, РФнең 105 ел тарихы булган Хәрби-һава көчләренең данлы традицияләрен дәвам иттерүче ир-егетләрнең берсе – якташыбыз Рәзит Мәрданов.

Юрий Гагарин дөньяга танылып, беренче космонавт буларак үсмерләрнең кумирына әйләнгән мәлендә аңа 13 яшь тулган чор була. Рәзитнең дә күңеле күкләргә ашып, очучы булырга хыяллана ул. 1967 елда Таңатар мәктәбен тәмамлаган егет Южарланнефтьтә оператор булып эшли башлый. Артабан солдат хезмәтенә алына. Гади курсанттан башлаган авыл егете, Ейск шәһәренең югары хәрби очучылар училищесын уңышлы тәмамлап, хәрби хезмәтен Архангельск өлкәсендәге “Плесецк” космодромында дәвам итеп, ракеталарны космоска озату хәзерлегендә дә 80 тапкыр катнаша. Һәр эшкә җаваплы караган офицер үзенә йөкләтелгән вазыйфаларны намус белән үти. Күптөрле орден-медальләре аның Ватанга тугры хезмәт иткәнлеге хакында сөйли.

Зур җаваплылык таләп иткән хәрби хезмәт елларында да, аннан соң да ул һәрвакыт кыю, тырыш, эшкә таләпчән карашлы, максатлы булып, иптәшләренә уңай үрнәк күрсәтә алды. Бу сыйфатлары әтисе Әхмәтнәби, дәү әтисе Галиәхмәттән күчкән аңа. Рәзитнең дәү әтисе колхозлашу чорында үзенең шәхси хуҗалыгыннан 12 атын биргән авыл уңганы булган. Бөек Ватан сугышына да әтиле-уллы киткән кешеләр алар. Өстәвенә, бер улы белән генә дә түгел. 1909 елгы Муллахмәт – Польша җирендә, 1922 елгы Рамазан – Сталинград сугышында, әтиләре исә – Мәскәү өчен барган алышта һәлак була. Әхмәтнәби генә, тәүге тапкыр Курск дугасында, икенчесе Днестр елгасын кичкәндә каты яраланып, Яңа Алтыбайга әнисе, энеләре Зәерҗан һәм Басарый, сеңлесе Рабига янына 1944 елда әйләнеп кайта.

Авыр сугыш еллары һәм аннан соңгы елларда илне аякка бастыру өчен көрәш башлана. Яу кырыннан яраланып кайткан яугир Бөре шәһәреннән атка төяп товар ташып, сату итү эшендә була. Соңрак 18 ел колхоз фермасында мөдир вазыйфасын башкара. Динә апа белән гаилә корып биш балага гомер бүләк итәләр. Айрат, Рәзит, Ринат, Радис, ә иң кечкенәсе Радик тәпи дә басмаган чакта, әниләре үлеп китә. Берсеннән-берсе кече биш малай зүрәниләре һәм әтиләре кулында кала. Биш баланы үстерешергә риза булып, Сания апа кечкенә кызы Фәридә белән бу гаиләгә килә. Һәм алты баланы бергәләшеп тәрбияләп үстерә алар.

Авыл баласы кечкенәдән тормышны татып, кул арасына кереп үскәнгә ныклы, чыдам була. Рәзит тә юлларында очраган сынауларны лаеклы үтеп, отставкага чыккан вакытта инде подполковник дәрәҗәсенә җитә. Әлеге вакытта шәһәрнең һәм космодромның җәмәгать эшләрендә актив эш алып баручы, “Плесецский”ның ветераннар советы рәисе урынбасары булып та тора Рәзит Әхмәтнәби улы. Космодромның 55 еллыгына чыгарылган медальнең авторы да, өч тапкыр Донецк һәм Луганск халкына гуманитар ярдәм акциясе оештыручы да ул. Гаиләсендә хәләле Рания белән өч балага гомер биреп, өчесенә дә югары белем алырга ярдәм иткән әти-әни дә алар. Рания Рафаэль кызы да – шәһәрнең хәрби госпиталендә 45 елдан күбрәк эшләүче табиб. Кызлары Динә һәм Елена – укытучылар. Уллары Эльдар – табиб. Мәрдановлар 45 ел буе шәһәрдә яшәсәләр дә, туган якларын онытмыйлар. Кайтып, якташлар белән очрашып, хәл-әхвәл белешеп кенә торалар. Аларның киләчәге дә үткәннәре кебек матур, күкләре аяз һәм тыныч булсын.


Ә. Мөнирова.


Читайте нас: