Кеше дөньяга тугач та ана телен, иң тәүдә әнисенең иркәләп-назлап эндәшүен ишетә. Ана теле – туган тел. Әни сөте белән милләтенә хас мәгълүматларны алып, аны танытучы вәкиле булып үсеп җитә, шәхес буларак формалаша. Артабан гореф-гадәтләрне күреп һәм ишетеп милли үзенчәлек тойгылары барлыкка килә башлый. Һәм, әлбәттә, бу башлангычларның иң мөһим роле гаиләгә төшә. Гаиләдә туган милләтеңә карата игътибар нинди, кешедә аңа һәм теленә мөнәсәбәте дә шундый булып җитешә һәм гомер буена үзенә ияреп бара. Чылбырның йомшак һәм нәзек җиренә, өзелерлек битарафлык өлешенә килеп җиткән мәлендә, башкалар арасында милләтеңнең югалу куркынычы алдында – упкында торганлыгын аңлыйсың. Һәм бу хакта белдереп, чаң сугарга, милләтне коткарып калырга, тел өчен, кабатланмас милли үзенчәлек өчен көрәшеп, ваемсыз калмаска кирәклекне аңлыйсың.
Шушы максаттан республикабызда эшләп килгән татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешма рәисе Люция Вафина белән берлектә Нефтекама милли-мәдәни үзәкләр җитәкчесе Нәфисә Нәбиева районыбызга килеп, үзәк китапханәдә бер төркем татар хатын-кызлары белән очрашты. Һәм бу мөһим сөйләшүдән “ак кәләпүшле” абыйларның да килеп, үз фикерләре белән уртаклашуыннан кунаклар аеруча канәгать булды. Татар милләтенең матур һәм ышанычлы киләчәге өчен бүген ниләр эшләргә, телебезне һәм мәдәниятебезне ничек югалтмаска дигән сораулар буенча әңгәмәләшкән вакытта көчле затлардан Р. Зиятдинов һәм Р. Солтановларның сүзләре үтемле яңгырады. Районның имам-мөхтәсибе Рифат хәзрәт Зарипов милләт өчен борчылып йөрүче бу изге затларга рәхмәтен белдереп, дин әһелләренең ярдәменә һәрчакта да таянып булганлыгын җиткерде. Ә инде бу мөһим миссиянең аналар иңенә ныграк ятканын һәм әни кеше генә сабыен тәүге көннән алып, милли үзаңда, үз телендә сөйләшергә өйрәтә алганын, очрашуга килгән барча хатын-кызлар да дип әйтерлек, чыгышларында эчтәлекле, аңлаешлы итеп әйтеп бирделәр. Н. Дәүләтгәрәева үзе теккән килешле милли костюмнар һәм кул эшләре белән таныштырды. А. Хәйруллина, Ф. Гыйльметдинова, Ф. Гайсина, Р. Сафина, Ә Галләмова, М. Әюпова, М. Гарифуллина, Г. Зиннәтуллиналар сүз алып, ана телендә шигырь укыды һәм башка осталыкларын күрсәтте. Ф. Мөхәмәдиевның моңлы тавышын да үз итеп тыңладылар. Тукай авылыннан килгән А. Нафыйкова мәрхүмә шагыйрәбез Н. Хәбибдиярова сүзләренә иҗат иткән җырын башкарды. Мәгънәле итеп салынган татар милли биюен дә тәкъдим итте ул. Гимназиянең татар теле укытучысы Ә. Әсләмова укучылары белән килгән иде. Ул дәресләрдә балаларның туган телне яратып һәм теләп өйрәнүләрен билгеләп үтте. Күптән түгел “Тукай моңнары” бәйгесендә укучысы И. Исламовның беренче урын яулавы хакында әйтте, экраннан шул видеосюжет та күрсәтелде. Сөйкемле апаларыбыз –“Ахирәтләр” ансамбле башкарган татар җырларын тыңлап туймаслык иде.
Кунакларыбыз Л. Вафина һәм Н. Нәбиева милләтебезнең үз йөзен, телебезне саклап калу проблемаларына тукталып, бу эшне районда алып баручы “Ак калфак”ның җирле бүлеге рәисен һәм вәкилләрен сайлау тәкъдимен күтәреп чыкты. Бу ышанычны шагыйрә Ф. Максютова аклар һәм сайланачак вәкилләр белән бергә районыбызда татар милләтенең үсешенә өлеш кертердәй чаралар үткәреп, җәмәгатьчелек белән актив эш алып барыр дип, бер тавыштан аның рәис булуына риза булдылар. Киләчәктә “Төп нигезне саклау”, “Васыятнамә”, “Танышу”, “Яшь киленнәр” дигән темаларга чаралар үткәрелер һәм шулай ана теленең меңьяшәр агач-тамырларына ныклылык өстәлер дип өмет итәбез. Райондашларыбыз белән бергә буыннар чылбырын ныгытып, телебезгә, милләтебезгә карата ихтирамны арттыру өстендә эшләячәк алар киләчәктә. Милли кием, бишек җырларының да кеше-шәхеснең үсешендә зур роль уйнаганын билгеләп, аларның әһәмиятлелеген аңлату эшләренә дә бергәләп тотынмакчылар ак калфаклылар. Аларга уңышлар гына телисе кала. Ак юл сезгә, милләтнең киләчәге өчен янып-көючеләр!