Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2017, 13:35

Югары оешканлык белән

10 нчы сентябрьдә Борай һәм Вострецово авыл Советлары авыл биләмәләрендә өстәмә сайлаулар үтеп, бушаган мандатлар урынына депутатлар сайланды.

Бу көнне Борайның музыка мәктәбе бинасында урнашкан 1580нче сайлау участогында бәйрәмчә күңелле көйләр яңгырап, халыкны үзенә тартып торды. Сайлаучыларның зур өлеше үзләренең гражданлык бурычын иртәнге якта үтәп, лаеклы кандидатларга тавыш бирде. Участок комиссиясе рәисе Эдуард Шарипов, аның секретаре Римма Ганиева, комиссия әгúзалары Гөлчәчәк Бәдертдинова, Эльвира Сабирова, Эльмира Әхмәлтдинова сайлау үтәсе урынны алдан бизәп, матурлап сайлаучыларны җылы каршылады. Бу участокка 70 проценттан артык сайлаучы килеп, бюллетеньнарны урналарга төшерде.

Борай авыл биләмәсе Советына “Бердәм Русия” партиясеннән Руслан Роберт улы Нуриәхмәтов, Вострецово авыл Советына шулай ук «Бердәм Русия» партиясеннән Фәгыйдә Мидхәт кызы Хаҗиева депутат булып сайланды.


Читайте нас: