Илдар Ранис улының хәрби һөнәрне сайлау юллары шактый урау була. Гомумән, тормышта урынын ул үз тәҗрибәсе, сынаулары аша эзләргә тырыша. Әнисе дә:
–Без балаларга үз фикеребезне, теләгебезне көчләп такмыйбыз, нинди юл сайларга, нәрсә эшләргә икәнен үзләре хәл итә, – диде. Әтисе юл ремонтлау-төзү идарәлегендә токарь булып эшләгән Ранис Риф улы да шушы фикердә.
Илдар, Борай гимназиясенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Казанда дини юнәлештә белем ала. Аннан соң Уфа педагогик-музыкаль колледжына укырга керә. Монысы очраклы булмагандыр, башка мавыгулары өстенә ул бик матур җырлый, бәләкәйдән сәхнәләрдә еш чыгыш ясый. 2010 елда хәрби хезмәткә алынгач та, музыкаль белеме булганлыктан, хәрби частьның оркестрына билгелиләр. Тик чын хәрби һөнәр алырга теләге көчле егет хезмәттәшләре белән бер казанда кайный, көндәлек хәрби күнегүләрдән аерылмый. Владивостокта хәрби пехота частьларында хезмәтен тутыргач исә контракт белән армиядә калырга карар итә. Шулай итеп, Илдар Фәйзуллинның солдат шинеле киюенә икенче елга ун ел була. Күп нәрсәгә ирешкән инде ул. Иң мөһиме, хезмәттәшләре дә, командирлар да аны хөрмәт итә. Тормыштагы эзләнүләре дә бушка булмаган. Үз урынын тапкан ул. Ышанычлы кеше, хезмәтендә дә, тормышта да. Моны тормыш иптәше Елена да исбатлар иде. Аның белән танышулары күптән, колледжны тәмамлаганнан соң, “Танып” пионер лагеренда вожатый булып эшләгәндә була. Шуннан башлап элемтәләрен өзмәгәннәр.
–Никах укытып, туйлар үткәрдек. Ел да кайтып китә иде, былтыр ярышларда катнашты, быел бәбиләре туды, шуңа кайта алмадылар. Телефон аша сөйләшеп кенә торабыз, – ди әниләре.
Узган елгы “Армия уеннары”нда катнашырга теләве үзен һәрчак катлаулы хәлләрдә сынап карарга омтылган егетнең ныклы карары була. Һәм ул бу сынауны бик яхшы үтә. Командаларының җиңүенә Илдар Фәйзуллин зур өлеш кертә, иң яхшы наводчик булып таныла. Чираттагы званиегә лаек булуы да шушы җиңүләргә бәйле. Командалары белән төшкән рәсемдә җиңү өчен тапшырылган кубокның якташыбыз кулында булуы да очраклы түгел. Рәсемнәрдән ачык йөзле, баһадир гәүдәле ир-егетне күрәбез. Мондый егет үстерүләре белән ата-ана чын-чынлап горурланырга хаклы. Алар өчен көннәр дә, төннәр дә дөнья читендә бик катлаулы һәм җаваплы бурыч үтәгән улларының тормышы белән бәйле. Дөньялар иминлеге, күкләр аязлыгы аларга тагын да кадерлерәк. Улларына иң изге теләкләрен җиткереп исәнлек теләгән ата-анага без дә кушылабыз һәм якташыбызга уңышлар, тыныч хезмәт телибез.