Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2017, 12:01

Аек булуга ни җитә

11 сентябрь - аеклык көне.Алкоголь куллану җәмгыять һәм туктаусыз реклама белән тагыла. Аңа кеше тиз күнегә. Спиртлы эчемлек составындагы этанол бәйлелеккә китерә. Даими рәвештә эчкән кешедә физик кына түгел, ә психологик бәйлелек тә барлыкка килә. Алкогольдән исерү тормышта бар да яхшы, дигән иллюзия тудыра, кеше үзен барлык проблемалар һәм бурычлардан арынган итеп тоя, бернәрсәгә дә бәйле түгел һәм үз тормышының бәхетле хуҗасы итеп хис итә. Бу исерек чакта кичергән эмоцияләр бәйлелек тудыра. Шуның өчен дә аек тормышка күчү бик авырлык белән бирелә. Алкоголик үзенең бәйлелеген белә торып та үзенә күптөрле аклану таба.

Кеше спиртлы эчемлекләрсез дә бәхетле була ала. Исерек чакта күпме генә матур иллюзияләргә бирелсә дә, айныгач чынбарлыкның башка төрле икәнлеген белә. Үзләрен җиңә алган күп кенә элекке эчкечеләр хәзер аек тормыш рәвеше алып бара. Аек тормышта яшәгән кешедән ни өчен эчмисең дип сорасаң, җавап һәрчак бертөрле булачак: чөнки эчәсе килми, дип җавап бирә алар.

Ничек итеп аек тормыш алып барырга соң?

Беренчедән, алкогольгә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Матур бокаллардагы спиртлы эчемлекләргә ниндидер соклангыч әйбер итеп карарга ярамый. Алкогольнең нинди савытка салынуы, аның нинди хакта торуы мөһим түгел, организмга нинди зыян салуы гына мөһим.

Психологик бәйлелектән арынырга, алкогольнең проблемаларны хәл итмәвен, ә айныганчы яшереп кенә торуын аңларга, алкоголь продукциясенең рекламасын һәм пропагандасын тыңламаска кирәк. Яратып башкарган эш белән мәшгуль булу уңай эмоцияләр бирәчәк. Тормышны дөрес юлга салу, һәр көн шатлык алып килә торырлык итеп кору зарур. Сәяхәтләргә чыгу, яңа кешеләр белән аралашу алкоголь турында онытырга ярдәм итәр.

Хыялларны кәгазьгә язып (ике ел эчендә тормышка ашырып булырдайларын гына), максатларыгызны билгеләргә кирәк. Һәм алар гамәлгә ашканда тормышыгыз ничек үзгәрәчәк, шуны күзаллагыз.

Башта авыр булса да, аек кеше үзенең бәхетсезлекләрендә кемнедер гаепләп утырмый һәм бурычларын башкаларга йөкләми, үз хаталарыннан үзе сабак алып, алга таба бара.

Аеклык – ул ирекле булу. Кеше ясалма рәвештә барлыкка килгән, башта бәхет диңгезендә йөздереп, азактан шушы наркотик матдәләр ярдәмендә генә чыгып булган тирән депрессиягә дучар итүче ялган бәхет халәтендә яшәми.

Аек булу – сәламәт балалар үстерү һәм аларга бәхетле киләчәк тәэмин итү мөмкинлеге. Балалар һәрвакыт ата-анадан үрнәк ала һәм аларның тормыш рәвешен кабатлый. Алкогольгә үрелгәнче шул турыда онытмагыз. Ата-ана начар үрнәк күрсәтә икән, балалар да барлык начар гадәтләргә өйрәнеп үсә һәм аларның да киләчәге юк дигән сүз.

Спиртлы эчемлекләр алуга зур акчалар сарыф ителә, аек тормыш алып барганда аларны башка җиргә юнәлтергә, көнкүреш шартларын яхшыртуга тотуга мөмкинлек ачыла.

Аек тормыш алып баруның иң төп өстенлеге – әлбәттә, сәламәтлек, ныклы нерв системасы. Күренүенчә аеклыкның бер тискәре ягы да юк, аек тормыш бары тик уңай күренешләрдән генә тора.
Читайте нас: