Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2017, 18:00

Корбан гаете киң билгеләнде

Район авылларындагы барлык мәчетләрдә дә Корбан гаете бәйрәме киң билгеләнеп үтте. Мәчете булган һәр урынга район вәкилләре барып, мөселманнарны шушы изге көн белән тәбрикләде.

Яңа Тазлардагы “Рамазан” мәчетенә дә халык күпләп килгән иде. Өлкәннәр янында яшьләр дә, дини йолаларны үтәп, дөньяви мәшәкатьләр белән беррәттән, Аллаһы Тәгалә йортына да йөри. Биредәге мәчетнең төзеклеге һәм чисталыгы, уңайлылыгы күңелләрдә якты уйларга юл ача. Авыл халкының да бертуганнардай җыелып килүе, ихласлыгы, киләчәктә дә шулай бердәм булачакларына ышаныч тудыра.

Дин кардәшләрен Корбан гаете белән котларга килгән муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламовны мөселманнар тын алмыйча диярлек тыңлады. Район җитәкчесе дини кануннарны үтәү белән бергә шулай ук дөньяви мәшәкатьләргә тукталды, ашлык урагы барышы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр, авыллардагы эчке тәртип торышын да читләтмәде.

“Рамазан” мәчетендә һәм авылда дини йолаларны башкаручы Шамил хәзрәт Миңнеәхмәтов, авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов изге бәйрәмгә килүчеләргә, котлау-чыларга рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә дә бүгенгедәй тәртип булачагына ышаныч белдерде. Олуг Гаеткә багышлап намаз укылды, дога кылынды. Бу көнне биредә зурлап бәйрәм табыны оештырылды.


Читайте нас: