Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2017, 16:39

Иван белән Раиса

Арсланбәк авылында яшәгән Микалиннар хакында бары тик яхшы сүз генә әйтеп була. Бу Микалиннарның өлкәннәренә дә, яшьләренә дә кагыла.

Өлкәннәре Раиса һәм Иван ярты гасыр тату яшәп җиде бала үстергән. Икесе дә терлекчелектә эшләгән. Гаилә башлыгы – сугыш чоры баласы, Бөек Ватан сугышының ил өчен дә, халык өчен дә иң авыр булган 1943 елында, тормыш дәвам итүе турында хәбәр биргәндәй, дөньяга аваз сала һәм исән-имин үсеп җитә. Үзенең бәләкәйдән колхоз эшенә җигелеп үсүе турында искә алып сөйли. Күп еллар ферма мөдире булып эшли. Авылда аның сүзенә, киңәшләренә колак салалар.

Җиде баланы тәрбияләп үстергән Раиса колхозда эшләргә дә вакыт тапкан, “егерме ике ел сыер саудым”, – дип сөйли ул. Еллар авырлыгына бирешмәгән, хезмәттә дә сынатмаган гаиләнең гомер буе онытылмас югалтуы да булган. 1974 елда туган уллары Олегның Находка шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә вакытсыз гомере өзелә. Калган балалары, үзаллы дөнья көтеп, әти-әнисен сөендереп яши.

Уллары Сергейның авылда төпләнүенә алар аеруча канәгать. Сергей, әтисенең эшен дәвам итеп, терлекчелек фермасы мөдире вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Светлана да шунда ук хезмәт сала, бозаулар карый. Яшь Микалиннар ике бала тәрбияли, әти-әниләреннән аерым яшәсәләр дә, алар өчен ышанычлы терәк булып торалар. Яшьләр үзләре дә аларның киңәшләре, өйрәтүләренә, өлкәннәрчә ярдәменә таяна. Авылдашлары Микалиннарның туган төяктә нигез таркатмыйча, тормыш мәшәкатьләрен авырсынмыйча башкарып, тормыштан ямь табып яшәүләренә соклана.


Читайте нас: