Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2017, 16:42

Ватанпәрвәрлек шуннан башлана

22 август көнне Борайның Үзәк мәйданында РФ Дәүләт флагы көненә багышланган махсус мәдәни чара үткәрелде.

Анда район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Николай Хаматдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илгиз Харисов катнашты. Николай Миншарапович, чарага килүчеләрне илебезнең дәүләт символикасы – флаг көненең барлыкка килүе тарихы белән кыскача таныштырды, Борай халкын шушы патриотик бәйрәм белән котлады. Зур флаг фонында дәүләт гимны яңгырады. Чарада катнашучы һәркем – олысы да, кечесе дә гимнга кушылып җырлады. Мәктәп укучыларының флешмоб биюләре, Русия турында башкарган җырлары бу бәйрәмне янә дә тулыландырды. Чараны эчтәлекле итеп Салават Муллагалиев алып барды. Яшьгвардиячеләр мәйданга килгән һәркемгә Русия флагы итеп эшләнгән тасмалар өләште.


Читайте нас: