Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2017, 16:39

Скотч эзеннән котылып була

Хуҗабикәләр еш кына скотчтан соң калган эзләрне бетерә алмыйча интегә.

Моның өчен машина гаражындагы ВД-40 дигән чистарту чарасыннан файдаланып карагыз. Бернинди дә эз калдырмый. ВД-40 аэрозоль препараты сәнәгать тармак-ларында күгәреккә каршы, су үткәрми торган чара буларак кулланыла. Аны шулай ук көндәлек тормышта чәчкә ябышкан сагызны алу, чәй тапларын бетерү, бармактан чыкмый торган йөзекне чыгару, тараканнардан, җилемнән котылу әмәле һ.б. өчен дә кулланалар. Әлеге чистарткыч чараның төп нигезен уайт-спирит тәшкил итә диелгән. Әмма товарга әлегә кадәр патент алынмаган, аның составы сер итеп саклана дип санала.
Читайте нас: