Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2017, 16:40

Наркомания – замана чире

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз.

Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.

Наркоманнар – ялгышлык корбаннары. Әлеге яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелмәгән, аларны уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә наркоман-яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк.

Наркотикларның таралуына реклама да үзеннән зур өлеш кертә. Әлбәттә, наркотикларга турыдан-туры реклама ясау тыела. Әмма наркотикларның бер төре булып саналган сигаретлар белән сырага актив реклама ясау бара. Югыйсә, тәмәке тартудан, алкогольдән һәм наркотиклардан рәхәтлек алу дәрәҗәсе уртак.

Наркотик матдәләрнең һәммәсе дә агу. Организмга эләккәч, алар үзәк нерв системасына тәэсир итеп наркотик исереклелек халәтен китереп чыгара. Аны врачлар телендә эйфория диләр. Бу халәттә кеше чынбарлыктан тулысынча аерыла. Ул рәхәтлек, канәгатьләнү хисе кичерә. Наркотиклар баш миенең, үпкәнең, канның күзәнәкләрен тарката; психоз, эпилепсия кебек каты авырулар, күңел болгану – наркоманның һәрчак юлдашы булган авырулар.

Наркоманияне җиңәргә мөмкинме? Галимнәр бу әле тиз генә булмас, диләр. Һәрхәлдә, алар моны бүгенге чын хәлне белеп әйтә. Безнең илдә «кыргый базар» мөнәсәбәтләре өстенлек иткәндә, наркоманияне җиңүгә ышаныч аз. Ләкин наркомания белән көрәштә нәтиҗәгә килү өчен түбәндәге ысулларны кулланып була:

- наркотиклар белән бәйләнгән кешеләргә бушлай медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләрен ачарга;

- наркоманиягә каршы көрәшне тәмәке тартуны һәм исерткеч эчемлекләрне куллану белән бергә алып барырга;

- Урта Азия илләре белән чикләрне ныгытырга;

- студентлар һәм укучылар арасында наркотикларга каршы көрәшү өчен, яшьләрнең үзләрен тартырга;

- мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында наркомания, эчкечелек һәм тәмәке тартуга каршы көрәшне киңрәк җәелдерергә, укучылар белән әңгәмәләр үткәрергә.

Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту!

Интернет челтәреннән.


Читайте нас: