Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2017, 16:41

Махсус сигнал бирүче прибор

Кеше үлеменә китерүче янгыннар чыгу дәвам итә. Аларның күбесе көнкүрештә, ягъни торак секторда күзәтелә. Үзеңнең һәм якыннарыңның иминлеген ничек тәэмин итәргә соң? Тәҗрибә күрсәтүенчә, беренче урында махсус сигнал бирүче прибор (дымовой извещатель) тора. Бу приборлар чыннан да кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Бик еш киеренке эш көненнән соң кешеләр плитәгә аш җылытырга куя, телевизор кабыза һәм җайлап креслога ятып, йоклап китә. Анализлар күсәтүенчә, кеше гомерен өзүче янгыннарның 70 проценты аның йоклаган вакытында теркәлгән. Йоклаганда кеше төтен исен сизми. Вакытында кабынуны табу, янгынны булдырмау, кеше гомерен саклап калу, матди зыян килмәсен өчен өегездә махсус сигнал бирүче прибор куярга кирәк.

Махсус сигнал бирүче прибор – яну продуктларының (пиролиз) аэрозоль концентрациясенең аерым дәрәҗәсен сизүче прибор. Ул бүгенге көндә уттан саклаучы чараларның иң ышанычлысы, чөнки янгын чыгу мәлендә үк төтенне сиземли, шулай ук тавыш ярдәмендә кешеләрне янгын турында кисәтә. Кулланышта да бик уңайлы: сигнализациянең махсус линиясен салуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Җайланма интерьерны бозмый, түшәмгә шөрепләр ярдәмендә беркетелә, «Крона» тибындагы (бер ел дәвамында алыштырырга кирәкми) батарейкалардан эшли. Бу приборлар махсус оешмада хезмәтләндерүне таләп итми, аны үзеңә сатып алырга һәм корырга мөмкин. Ул 85дБдан 110дБга кадәр көчле тавыш чыгара, бу сигнал кешене янгын чыгу турында искәртергә һәм йокысыннан уятырга да җитә.

Махсус сингал бирүче приборларны урнаштыру кагыйдәләре

Махсус сигнал бирүче приборларны аерым биналарның (өйләр, фатирлар, гаражлар, йорт каралтылары һ.б.) түшәмнәренә һава үткәрүче урынга урнаштырырга киңәш ителә. Җайланма белән комплектта җентекле инструкция (монтажлау, куллану кагыйдәләре, приборны ни эшләтеп була һәм нәрсәләр тыелган) булырга тиеш. Прибор үзенә аерым игътибар да таләп итә. Ким дигәндә елына бер тапкыр аның батарейкаларын алыштырырга, ярты ел саен тузан суырткыч ярдәмендә камерасын чистартырга кирәк.

Янгын чыкса, бердәм коткару хезмәтенә – 01 номерына (кесә телефоныннан “101” һәм “112”) шалтыратыгыз.

Б.Хәсәнов,

Яңавыл районара янгынга каршы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы.


Читайте нас: