Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2017, 16:42

Бәхетлеләргә – фатир ачкычы

Республикада һәм шул исәптән Борай районында гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү дәвам итә. Искеләре урынына яңалары сафка баса. Борайда җомга көнне барлык уңайлыклары булган өч катлы шундый объект файдалануга тапшырылды.Яңа йорттан 33 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды.

Элек әлеге урында җиргә сеңә барган, җимерелә башлаган икешәр катлы иске авария хәлендәге йортлар иде. Үткән җәйдә хуҗалары вакытлыча яшәү урынына күчерелгәч, бу урын зур төзелеш мәйданына әйләнде. Республика Торак фондының гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасына ярашлы, салкын һәм җылы суы, туалеты, канализациясе, душ бүлмәләре аерым булып, заман таләпләренә җавап биргән фатирлар шәһәрнекеннән һич ким түгел.

Яңа объектның нигезен корудан башлап бүгенгәчә, ягъни файдалануга тапшырылганча көч салган “Мострансинвест” һәм Уфаның “Геострой” җәмгыяте төзүчеләре, механизаторлары, водительләре эшне кыска тотты. Ачык һавада барган төзелеш мәшәкатьләренә явымлы көннәр берникадәр авырлык тудырса да, аяз вакытта эшләр иртә таңнан кичкә кадәр тукталмады, билгеләнгән вакытта өлгәшенде. Махсус комиссия әгъзалары һәр фатир, бүлмәне җентекле карап, тикшереп, булган җитешсезлекләрне бетергәннән соң гына яшәүгә яраклы дигән рөхсәтен бирде.

Җомга көн иртәсендә фатир хуҗалары һәм аларның туганнары, борайлылар катнашлыгында яңа йортның фатир ачкычларын тапшыру тантанасы үтте.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, “Геострой”ның генераль директоры урынбасары Юрий Гребенщиков, “Мострансинвест” җәмгыяте директоры Илдар Хаҗиев, Борай авыл биләмәсе башлыгы Айрат Кәримов һәм башкалар котлау чыгышларында фатир хуҗаларына уңышлар, сәламәтлек теләп, яңа йортны һәрвакыт чиста, тәртиптә тотарга кирәклекне ассызыклады, төзүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

– Гомум суммасы 32 миллион сумга төшкән мондый торак йорт соңгы дистә елда беренче тапкыр төзелде. Моның өчен илебез Президенты Владимир Путинга, республика башлыгы Рөстәм Хәмитовка рәхмәтлебез. Әлеге объект тирә-якка ямь биреп матурлап торсын өчен һәркем эчке һәм тышкы тәртип торышына җаваплы. Халык яшәгән урыннарның барысы да матур, җыйнак булырга тиеш,– диде Борис Шәрәфгали улы һәм, гражданнарны ул кагыйдәләрне үтәргә чакырып, җаваплыларга урынлы таләпләрен дә җиткерде. Район җитәкчесе якынлашып килгән Корбан гаете белән дә котлап, фатир хуҗаларын өй туйлап, дини кануннардан тайпылмыйча яшәүләрен теләде.

Яңа йорт ихатасында балаларга уйнау мәйданчыгы, җиңел машиналарга тукталыш, кер элеп киптерү урыннары эшләнгән, махсус чүп салу савытлары куелган, кичләрен багана башларында утлар балкый. Шуңа бушлай бирелгән фатирларда сөенеп, булганына шөкер итеп яшәргә дә яшәргә. Кулларына бәхет ачкычы тоткан хуҗалар да, ил, республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтләрен укып, бүлмә ишекләрен ачты, җомга көнне үк мебельләрен һәм башка җиһазларын урнаштыру кебек күңелле мәшәкатьләргә чумды.


Читайте нас: