Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2017, 11:43

Луганск балаларына – Яңа ел бүләкләре

БРның “Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Башкортстан союзы” төбәк җәмәгать оешмасы Луганск республикасы халкы өчен чираттагы гуманитар ярдәм җыюны игълан итә. Әлегә кадәр бу оешма Украинаның көньяк-көнчыгыш халкы өчен биш тапкыр гуманитар ярдәм җыюны оештырган иде.

Луганск халкы өчен товарлар һәм әйберләр исемлеге

  • Азык-төлек: барлык төр ярмалар, макарон эшләнмәләре, шул исәптән тиз пешүче азык-төлек, он, сохарый, печенье, шикәр, бал (пластмасс савытларда), тоз, куертылган сөт, шоколад кәнфитләр, карамель, суыра торган кәнфитләр, чәй (бер тапкыр кулланылучы һәм заварка), кофе, үсемлек мае, ит һәм балык консервалары, консервадагы итле боткалар. Кабул итүнең төп шарты – упаковканың бөтен булуы

  • Балалар туклануы, яңа ел бүләкләре һәм уенчыклары, канцелярия товарлары

  • Финанс ярдәм – Русия Саклык банкының теләсә кайсы бүлегеннән 40703810106000001057 исәбенә, ИНН 0274900042, БИК 048073601, кор. исәп 30101810300000000601 (“ЛНРга хәйрия ярдәме” дигән язу белән)

Хуҗалыклар, предприятиеләр, физик һәм юридик шәхесләр, шәхси эшкуарлар әлеге чарада актив катнашыр дип ышанасы килә

Җыелган әйберләр 16нчы декабрьгә кадәр Борай авылы, Мәгъдән урамы, 39 йорт адресы буенча урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү районара үзәгенең район филиалы бүлмәсендә (1 катта) кабул ителә.

Белешмә өчен телефон: 2-19-37.

Читайте нас: