Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 гыйнвар 2017, 17:20

Кышкы күңел ачулар

Район үзәгендә һәм авылларда Яңа ел бәйрәмен каршылауга ныклы әзерлек эшләре алып барылганлыктан, ул алдан планлаштырылганча яхшы һәм имин үтте. Кышкы каникул чорындагы бәйрәм чаралары декабрь ае азакларында башланып Яңа елны каршылаганның икенче көннәрендә янә дәвам итте. Борайда һәм авылларда, мәктәпләрдә спорт сөючеләр сәламәтлеген ныгытты, боз мәйданчыкларында шайбалы хоккей уеннары иртәдән кичкә кадәр тукталмады.

Дүртенче гыйнвар иртәсендә район үзәгенең Сәүдә һәм ял итү мәйданы балалар шавы һәм халык белән шау-гµр килеп торды. Бу көнне биредә “Кыш бабай мәзәкләре” дип аталган бәйрәм чаралары үтте, спорт бәйгеләре оештырылды.

Әлеге чараның төп геройлары –Кыш бабай белән Карсылу, маскарад киемнәрендәге әтәч белән тавык һәм аларның чебиләре, балалар, мәктәп укучылары, сәхнә түрендәгеләр үз осталыкларын күрсәтте.

Ял итү мәйданында бәйрәм тамашасына җыелган халык алдында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин, район халкын, хезмәт коллективларын һәм балаларны, ата-аналарны Яңа ел белән котлап, үткән елның сөенечле вакыйгаларын, ирешелгән уңышларны барлап, 2017 елда да зур эшләр көтелгәнлеген ассызыклады.

Бәйрәм чараларын алып баручылар һәм анда катнашучылар, сәхнә түренә сыешмыйча җиргә төшеп, әйләнә-тирәдәгеләрне дә җәлеп итеп, күңелле тамаша күрсәтте, җырлап, биеде.

Бу вакытта мәйданга бәйрәмнең төп геройлары да килеп җитте. Кыш бабай белән Карсылу, халыкны Яңа ел белән котлап, бүләкләрен өләште. Әлеге чарада Әҗәк, Кушманак, Яңа Тазлар авыл биләмәләре зур активлык күрсәтте. Бу авыллардан клуб мөдирләре, гармунчыларын да утыртып, Кыш бабай белән Карсылуларны җигүле атларда алып килгән иде. Алар мәйдан уртасына җиткәнче тукталып, халык белән әңгәмә корып алган арада чанага бала-чага төялде.

Сәхнә түре дә бер минутка да буш тормады. Монда мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә геройлары үз осталыкларын күрсәтте. Район хакимиятенең физкультура һәм яшьләр бүлекләре, балалар-үсмерләр мәктәбе хезмәткәрләре төрле спорт уеннары оештырып, җиңүчеләрне бүләкләде.

Бу көндәге ял итү чаралары бик озак барды, сәүдәгәрләр товарларын тәкъдим итте, самавырларда чәйләр кайнап торды, шашлыгы да пеште.

Читайте нас: