Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2016, 16:24

Зилә Вәлиева – медальле ана

Ана капиталына өй сатып алып, Бигәнәйдән Колай авылына күченеп килде Зилә һәм Хадис Вәлиевлар. Алар – күп балалы гаилә. Илнең демографик торышын яхшыртуга зур өлеш керткән гаиләләрне дәүләтебез зурлап тора, ярдәменнән дә калдырмый.

Бары нарасыйларыңны сөеп һәм тырышып бак кына. Бу бәхеткә Зилә Вәлиева да лаек булды–18 ноябрьдә аңа Уфада Ана медале тапшырдылар. “Шатлыгымның чиге булмады, аналарны олылап һәм хөрмәтләп оештырылган мондый тантанада катнашу бәхете төшкәнгә”, – дип сөйли Зилә.

Хадис белән Зиләнең тормыш коруларына 20 ел үтеп тә киткән. Яшәү мәгънәсе гаиләне бизәп йөгерешеп йөргән балаларда икәнлеген тәүге елларда ук аңлады алар. Еллар үткән саен кул арасына керә барган ул һәм кызларыңның ата-анага ярдәмләшеп йөргәнен күрү бәхет түгел мени? Икәүдән-икәү ир белән хатын икесе ике почмакка карап утырып көннәрен үткәрсә, дөньяның яме булмас, дигән борынгылар да. Өеңә, тормышыңа нур һәм ямь алып керүче балалар белән генә нигез ныклы була. Өлкән уллары – Мансур эшче. Илсур, Каенлык урта мәктәбен тәмамлап, Бөредә автомеханик һөнәре үзләштерә. Энҗеләре Каенлыкта сигезенче класста укып йөри. Булат – Колай башлангыч мәктәбенең икенче класс укучысы, ул 2016 елны каршы алганда Яңа ел булып киенеп колайлыларны шатландырган иде. Төпчекләре – Аяз әле өйдә уйнап кына утыра. Авыл җирендә тырышып тормыш көтә Вәлиевлар гаиләсе. Әтиләре Хадис җәен авыл халкының малларын көтәргә ярдәмләшә. Мал-туар, кош-корт тоталар. Бакчаларында яшелчә-җимешен дә теләп үстерә алар.

Авылда бәйрәм чаралары үткәргәндә дә читтә калмыйлар. Хадис – авылда Кыш бабай, Мансур һәм Илсур кыңгыраулы дугалар белән җигелгән атларында авыл буйлап Яңа ел күчтәнәчләре таратып йөрделәр. Энҗе – Карсылу, Булат Яңа ел киемендә авылдашларга бәхет, шатлыклар теләделәр. 2017 елны каршылаганда да алар үзләренең “җиңел аяклары” белән Яңа ел рухы таратырлар, дип ышанабыз.

Зиләгә медале бик тә килешеп тора. Йокысыз төннәре белән бәби баккан, балалар һәм гаилә дип, алар өчен җан атып яшәгән аналарны зурлап, шатландырган дәүләтебезгә бик тә рәхмәтле ул. Балалары гына, берүк, тәртипле-тәүфыйклы булып, киләчәктә ата-ананы шатландырсын, дип тибә Зиләнең йөрәге.


Читайте нас: