Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2016, 16:43

Яшел калкан – төп байлыгыбыз

Борын-борыннан кешелек һәм тереклек дөньясын урман туендырган. Шуңа урманнарны даими тәрбияләп, картайган һәм киселгәннәре урынына яшь агачлар утыртып, тулыландырып тору һәр урманчының, авыл кешесенең изге бурычларының берсе булып кала.

2016 нчы ел Русиядә “Урманнарны тергезү елы” дип игълан ителгән иде. Моңа безнең“Борай урманы” предприятиесе эшчәннәре дә лаеклы өлешен кертте. Яртыеллык хезмәт нәтиҗәләре буенча алты район урманчылары катнашлыгындагы төбәк семинар-киңәшмәсенең Борай җирлегендә үткәрелүе дә очраклы түгел. Хөкүмәт тарафыннан җиткерелгән заданиеләрнең бар төре дә үтәлеп килә, урманчылар үз иңнәренә төшкән бурычны намус белән, сыйфатлы башкара.

Быел коллектив көче белән 60 гектар мәйданда яшь үсентеләр утыртылды, 200 гектардагы үсеп килүче яшь агачларга тәрбия үткәрелде, 220 гектарда урман сирәкләү мәшәкатьләре башкарылды. Шул ук вакытта ылыслы агачларның күркәләре җыелып, алардан 500 килограмм орлык хәзерләнеп, киләсе елда утырту максатында 50 гектар җир сөрелеп әзерләнде. Соңгы еллардагы эссе көннәр урманнарга ярыйсы гына зыян сала, ылыслы агачлар корый башлады. Мондый урыннардан агач материаллары һәм утын хәзерләнә, делянкалар тазартыла, бу җирләргә яшь үсентеләр утыртылачак. Хөкүмәт заданиеләрен үтәү белән беррәттән, оешма, предприятиеләргә, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтелә. Авыл мәктәпләрен, фельдшер-акушерлык пунктларын ягулык утын белән тәэмин итү буенча эшләр ел әйләнәсенә диярлек тукталмый. Авыл биләмәләрендә төзекләндерү мәшәкатьләре өчен агач материаллар хәзерләнеп, чишмәләр ремонтланды. Халыкка заказлар буенча төзелеш материаллары кайтарылып, эшкәртеп бирелде. Район буенча исәпләгәндә, ун мең куб метрдан артык агач хәзерләрлек, делянка бүленде.

Шәһәр урамнарын, авылларны төзекләндерү, ямьләүгә дә лаеклы өлеш кертәбез. Шушы максатта, меңләгән төп декоратив агач үсентесе казып алынып, сораган урыннарга җибәрелде. Уфадагы “Кроношпан” заводына 500 куб метр агач хәзерләнеп тапшырылды. Соңгы елларда теплицада чәчкә үстерүдә ярыйсы гына тәҗрибә тупланды, район халкын һәм заявкалар буенча шәһәрләрне чәчкәләр белән тәэмин итү уңышлы бара. 2016 нчы елда Русия һәм республика Авыл хуҗалыгы министрлыкларының “Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне мелиорацияләү үсеше” программасында катнашып, өч ел дәвамында 70 гектардан артык мәйданда кыр ышыклау полосалары утыртылды. Шуларның 57 гектары район хуҗалыклары басуларында башкарылды. Киләчәктә алар юлларны карлы бураннардан саклаячак. “Борай урманы” предприятиесенең горурлыгы булган питомник Бөтенрусия конкурсында җиңеп призлы урынга чыгуын киләчәктә тагын да яхшы эшләребез белән акларга бурычлыбыз. Урманда ел әйләнәсенә эш тукталмый. Мәсәлән, күптән түгел Яңа ел бәйрәменә чыршылар кисеп хәзерләү мәшәкатьләре тәмамланды. Купшы урман сылулары халыкка, предприятиеләргә җитәрлек сатылды.

Ил икътисадында булган авырлыклар урманчыларны да урап үтми. Бүген җитештерүчәнлекне үстерү өчен әйләнеш средстволары җитешми. Соңгы елларда механизатор, водительләргә мохтаҗлык зур һәм эшче кадрлар мәсьәләсе кискенләшә. Шундый сәбәпләр белән базарга товар чыгару авырлаша. Урман хуҗалыгында барган күпсанлы үзгәртеп корулар хезмәтне оештыруга комачаулый.

Әмма авырлыкларга бирешергә исәп юк. Коллектив үзенең хезмәт алдынгылары, озак еллар көч салучы эшчеләре белән горурлана.

Аларны Яңа ел белән котлап, хезмәтләрендә уңышлар, үзләренә һәм гаиләләренә ныклы сәламәтлек телибез, 2017нче елга зур өметләр баглыйбыз.

И. Хәсәнов,

предприятие директоры.
Читайте нас: