Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2016, 16:40

Яңа елга – зур бүләк

Яңа ел бәйрәмнәре – могҗиза, әкият, төрле күчтәнәчләр чоры. Һәркайсыбыз – олысымы, кечесеме – Кыш бабайдан бүләк көтә. Бу вакытта теләкләр теләнә һәм аларның кайберләре чынга аша.

Борайның өченче санлы урта мәктәбенең 5 класс укучысы Радмир Әхмәтҗанов өчен быелгы Яңа ел бәйрәме иң истәлеклеләренең берсе булып калачак. Радмир республика Башлыгы балалар чыршысына барды. Мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укыган, мәктәп олимпиадаларында җиңүче булган малай баскетбол, йөзү белән дә яратып шөгыльләнә. Классташлары да бик ихтирам итә аны.

“Уфага мин беренче тапкыр бардым, — дип сөйли Радмир. – Әлегә кадәр республикабыз башкаласын бары тик телевизордан гына күргәнем бар иде. Уфа – бик матур шәһәр икән. Әмма, сәяхәтем могҗизаларга тулы булса да һәм бер генә көнгә сузылса да, мин үземнең туган авылым – Борайны сагынып кайттым.”

Шулай булмыйни, өйдә бит аның тәэссоратларын, шатлыгын уртаклашырга әтисе, әнисе, абыйсы һәм сеңлесе көтеп тора. Истәлекле бүләкләр, күчтәнәчләр белән кайтты Радмир. Иртәгәсен ул дусларына, бергә укыган кыз һәм малайларга да үзенең сәяхәте турында сөйләде. Иң мөһиме: “Киләчәктә дә яхшы укыячакмын, — ди Радмир. – Тырышып алган бишлеләремнең һәм акыллы, тәртипле булуымның нәтиҗәсе бит бу! Яңа елга миңа шундый зур бүләк ясауларына укытучыларыма бик рәхмәтлемен”. Афәрин, Радмир! Синең киләчәктә дә сынатмавыңа ышанабыз.

Читайте нас: