Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2016, 16:54

Һөнәре–чын ир-егетләрнеке

Үзебезнең Борай җирлегендә үсеп тәрбия алган яшьләрнең республикада гына түгел, Русия күләмендә уңышлар яулавын ишетү, бердән, зур сөенеч булса, икенчедән, мәктәпләрдә белем бирүнең, физкультура-спорт юнәлешендәге эшчәнлекнең тиешенчә булуын күрсәтә. Мәктәп тәмамлаучылар Мәскәү, Санкт-Петербургның абруйлы югары уку йортларында уңышлы укый. Шундый булдыклы яшьләрнең берсе Руслан Солтанов – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгын хәвефсезлеге хезмәтенең Санкт-Петербург университетының дүртенче курсы студенты.

Бик җаваплы, хезмәткәрдән физик чыныгу, осталык таләп иткән бу һөнәрне ул яратып сайлаган. Баштан ук куйган максатына кыю атлый: мәктәпне бары тик “бишле” билгеләренә тәмамлый, спорт белән шөгыльләнә. Йөгерү, көрәш, волейбол, баскетбол буенча мәктәп, район командалары составында уңышлы чыгыш ясый, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүчеләр, призерлар сафына баса. Руслан мәктәптә бар яклап та актив укучы була. Төрле кичәләрне, бәйрәм чараларын күңелле итеп алып бара, КВНда уйный. Яшьләр тормышында актив катнашканы өчен “Яшь гвардия” оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Сабакташлары, укытучылар аны менә шундый тынгысыз, булдык-лы итеп искә ала

Университетка ул зур конкурс үтеп керә. Булачак курсантлар белем дәрәҗәсе буенча гына түгел, физик хәзерлек җәһәтеннән дә сынау тота. Республикага тәгаенләнгән бер юлламага дәгъва итүче җиде егет арасыннан Русланның сайланып алынуы университеттагы югары конкурс хакында сөйли. Биредә белем алу да җиңел түгел. Курсантлар хәрбиләштерелгән режим буенча яши, туган ягына да ике генә тапкыр–Яңа ел бәйрәмнәренә һәм җәен бер айлык отпускка кайта. Булачак инженерлар химия, математика кебек төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән бергә, спорт белән шөгыльләнә, парашюттан сикерү кебек экстремаль күнегүләрдә дә үзләрен сыный. Якташыбыз университетта уку чорында да актив тормыш позициясендә кала. Ә инде 2016-2017 уку елында укудагы уңышлары һәм гыйльми тикшеренү эшендәге казанышлары өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек була. Руслан Солтанов, чын ир-егетләр һөнәрен үзләштереп, тормышыбыз иминлеген саклаучы булырга әзерләнә.

Читайте нас: