Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2016, 16:32

Күркәм биналарның берсе булачак

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә тәгаенләнгән йорт төзелешен узган елның изге гамәлләренең берсе дип әйтергә мөмкин.

Нигезе салынудан башлап анда эшләр бик тиз, бернинди тоткарлыкларсыз башкарылды. Вакытында төзелеш материалларын китереп тордылар, төзүчеләрнең кулларына күз иярмәде. Йортның стеналарын җәйге эсселәрдә өя башладылар, мәшәкатьле һәм шактый хәвефле булган түбә ябуны көзге-кышкы салкыннарда да туктатмадылар һәм уңышлы башкарып чыктылар. Тәрәзәләре дә куелгач, район үзәгенең бу тарафында бердәнбер булган өч катлы мәһабәт бина бар матурлыгы белән балкып китте. Халыкта төзелеш эшләренә карата “түбәсе ябылып бетсә”, дип эшнең күпчелек өлеше башкарылганга канәгатьләнү белдерү бар. Биредә дә эшнең иң катлаулысы төгәлләнде дип кабул итәргә мөмкин. Озакламый йортның эчке эшләренә тотыначаклар.

Читайте нас: