Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2016, 18:15

Әкияттә – сәяхәттә

23 декабрь кәнне балалар иҗат йортында ятим һәм караучысыз калган, опека, патронат һәм тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен могҗизалы Яңа ел тамашасы үтте. Тамаша район хакимияте башлыгы Б.Нурисламов инициативасы белән һәм аның ярдәмендә оештырылды. Анда 47 гаиләдән 63 бала катнашты, шулай ук Шабай балалар йортыннан да балалар һәм үсмерләр килде.

Балалар иҗат йорты коллективы мавыктыргыч тамаша тәкъдим итте. Кыш бабай белән Карсылу һәм төрле әкият персонажлары балаларны уйнатты, конкурсларда катнаштырды.

Балаларны һәм аларның опекуннарын район хакимияте башлыгы урынбасары Н.Хаматдинов котлады. Балаларга – ныклы саулык, укуларында уңышлар, ә опекуннарга үзләренең изге эшләрендә сабырлык теләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барлык балаларга да район хакимияте башлыгы исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырылды, татлы һәм истәлекле призлар бирелде.

Мондый күркәм чарадан район эшкуарлары да читтә калмады, кулларыннан килгәнчә спонсорлык ярдәме күрсәттеләр. Җаваплылыгы чикле “Дэмен” җәмгыяте (генераль директоры С.Молодцов), “Альтернатива” сәүдә йорты (Р.Фәизов), “Гүзәл” магазины (Р.Миңнегалиева)хуҗалары мондый изге эшкә үз өлешләрен кертте.

Барлык балалар һәм аларның опекуннары матур бәйрәм өчен оештыручыларга зур рәхмәтле.

Читайте нас: