Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2016, 12:06

Гаилә кыйммәтләре

21 декабрьдә район үзәк китапханәсендә яшьләр үзәге “Гаилә кыйммәтләре дөньясы” дип исемләнгән конкурс үткәрде. Аның максаты гаилә статусын, аның престижын күтәрү, яшь гаиләләрдә гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү, аларның иҗади потенциалын ачу, милли-мәдәни гореф-гадәтләрне тергезү һәм үстерү иде.

Конкурста барлыгы биш гаилә – Галиевлар, Камаевлар, Әмировлар, Дәүләтовлар һәм Ягафәровлар катнашты. Гаиләләр жюри хөкеменә “Минем гаиләм”, “Гаилә почмагы” дигән эсселар тәкъдим итте, шулай ук “Безнең гаиләнең тормыш юлы” дип аталган презентация күрсәтте.

Нәтиҗәләр ясалгач, беренче урынга Ягафәровлар гаиләсе лаек дип табылды. Икенче урын – Дәүләтовларга, ә өченче Әмировлар гаиләсенә бирелде. Галиевлар – “Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен”, Камаевлар “Милли традицияләрне сак-лау өчен” номинацияләренә лаек булды. Бәйгедә катнашучыларның барысына да Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

С.Гыйльманова,

яшьләр үзәгенең педагог-психологы.
Читайте нас: