Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2016, 11:10

Сәламәтлеккә - яшел юл

Борай өченче мәктәбе ихатасында яңа боз мәйданы ачылды.

Үткән шимбәдә Борай өченче мәктәбе ихатасында яңа боз мәйданы төзелеп файдалануга тапшырылу алкышлар белән каршыланды. Ул элеккесе урынына зурайтылып, спорт һәм шайбалы хоккей уены таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләнгән. Биредә тимераякка басып шуарга өйрәнгән олысына-кечесенә саф һавада сәламәтлеген ныгытырга, спорт бәйгеләре үткәрергә, көярмәннәргә алкышларга мөмкин булган уңайлыклар тудырылган.

Әлеге хоккей мәйданчыгы район бюджетына өч миллион сумнаннан артыкка төште. Шуның миллионга якыны РФ һәм БРның спортны үстерүгә каралган махсус программасы кысаларында бирелгән акчалар.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов аны ачу тантанасында әлеге төзелештә катнашып шәхси өлешләрен керткән бар осталарга, районның юл төзү һәм ремонтлау идарәлеге механизатор–водительләренә, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм укытучыларга, техник эшчеләргә, шәхси эшкуар Әлфир Маликовка һәм башкаларга олы рәхмәтен җиткерде. Район җитәкчесе спортны үстерүгә бәйле чыгымнарның аклануын, спорт корылмаларының һәм инвентарьларының сак-ланышын булдырып, киң халык массаларын җәлеп итеп, сәламәт яшәү кирәклеген ассызыклады. Моның өчен Борайда төрле урыннарда спорт заллары, тимераякта шуу мәйданчыклары бар, кышын чаңгы юллары салына. Район үзәгендәге һәм авыл мәктәпләренең спорт заллары сәламәт яшәү рәвешен хуплау-чы һәркемгә ачык, кичләрен анда яшьләр һәм өлкәннәргә дә керү чикләнми.

– Әлеге хоккей мәйданы ике айда төзелеп бетте. Кичләрен ул яктыртылачак, баганаларга электр энергиясен аз сарыф итүче махсус яктырткычлар урнаштырыла, – диләр әлеге эшләрне оештыруда җаваплы район архитекторы Азат Фәйзерахманов белән спорт ветераны, аңа җаны-тәне белән бирелгән Айрат Кадермөхәмәтов.

Бу көнне яшьләр командалары белән урта һәм югары сыйныфларда укучы үсмер малайлар хоккейда көч сынашты, кичен дә боз мәйданына килүчеләр күп булды.


Читайте нас: