Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2016, 18:30

Бар көчне – кышлатуга

Иске Тукран авылындагы Вәлинур Хәмәтнуров җитәкчелегендәге шәхси предприятиедә көч салучылар эш төрен аермый.

Кирәк икән, корыч атын йөгәнли, йөк машинасына утырып басудан мал азыгын, ашлыгын ташый. Көзге кыр мәшәкатьләрен тәмамлап техниканы саклауга куйганнан соң, фермага эшкә килә. Бу юллар биредә авыл һөнәрләре остасы, халыкны – ашлыклы, малларны фуражлы итүгә зур өлеш кертүче Илшат Нуртдинов хакында булыр. Ул ЗИЛ машинасында язгы чәчүдә орлык чыгара, печән хәзерләгәндә рулоннарга төрелгән хуш исле азыкны фермага ташый, ашлык урагында комбайнда эшли

Маллар көзен фермага кайткач, терлекчеләргә азык кертүдә һәм башка эшләрдә ярдәмләшә. Монда симертүгә бәйләнгән үгезләр, сарыклар, башмаклар, имезеп үстерелүче бозаулар кышлый. Терлекчеләр Рәвис Гыйләҗев, Илшат Хаҗиев һәм Фәнзәви Хаматдинов маллар алдыннан азыгын өзми, урыннарын чиста тота, төнге каравыл хезмәтен дә башкара.

Читайте нас: