Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2016, 14:00

Экстремизмны кисәтү максатында

15 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбендә Борай авылы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашлыгында “Мөселман яшьләре һәм замана каршылыклары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.

Семинарның максаты яшьләрне дин белән таныштыру һәм яшьләр арасында экстремизм күренешен кисәтү иде. Укучылар алдында республика мөселманнарының дини идарәлеге үзәкләштерелгән оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Т.Вәлитов, шул ук оешма рәисенең беренче урынбасары А.Арсланов, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының ведомствоара мөселман белеме бирүне үстерү фәнни-гамәли үзәге директоры, философия фәннәре кандидаты, доцент Д.Абдрахманов, үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты, доцент З.Сизоненко, университетның психология, мәгариф һәм үсеш кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Г.Фаттахова, районның имам-мөхтәсибе Р.Зарипов лекцияләр белән чыгыш ясады.

Чыгышлардан соң докладларны җентекләп тикшерү барды, нәтиҗәләр ясалды. Очрашу ике як өчен дә фәһемле булды.

Читайте нас: